Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Мәгариф өлкәсендә законнар бозылуга чик куелды

Биектау районы прокуратурасы җирле үзидарә органнарының мәгариф турындагы закон таләпләрен ничек үтәвен тикшерде. Тикшерү барышында шул ачыкланды: Гражданнарны муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләренә кабул итү тәртибе турындагы нигезләмә (алга таба - Нигезләмә), шулай ук Балаларны исәпкә кую һәм Биектау муниципаль районының мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә исемлеккә кертү мәсьәләләрен җайга салучы административ...

Биектау районы прокуратурасы җирле үзидарә органнарының мәгариф турындагы закон таләпләрен ничек үтәвен тикшерде.

Тикшерү барышында шул ачыкланды: Гражданнарны муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләренә кабул итү тәртибе турындагы нигезләмә (алга таба - Нигезләмә), шулай ук Балаларны исәпкә кую һәм Биектау муниципаль районының мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә исемлеккә кертү мәсьәләләрен җайга салучы административ регламент (алга таба - Административ регламент) мәгариф турындагы закон таләпләренә җавап бирми.

Аерым алганда, Нигезләмә мәгариф оешмасының беренче сыйныфына гаризалар кабул итү срокларын ялгыш билгеләгән; баланың мәктәпкә керүе өчен законда күздә тотылмаган документлар таләп ителә; моннан тыш, закон таләпләре баланы мәктәпкә алу турындагы боеру актын рәсмиләштерү өлешендә бозылган.

Административ регламент, законны бозып, мәктәп-кәчә мәгариф учреждениеләренә балаларын беренче чиратта урнаштыруга хокуклы гражданнар исемлегендә җинаять-башкару системасы оешмалары һәм органнарының махсус званиеләре булган хезмәткәрләрен, шулай ук бүтән кайбер федераль башкарма хакимият органнары хезмәткәрләрен күздә тотмаган.

Ачыкланган закон бозулар гражданнарның закон белән сакланылучы мәнфәгатьләре һәм хокуклары бозылуга, мәгариф учреждениесенең югары вазифа биләүче затлары тарафыннан коррупцион хокук бозулар кылынуга, шулай ук кайбер федераль башкарма хакимият органнары хезмәткәрләренең балигъ булмаган балаларын мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә беренче чиратта кабул итүдән сәбәпсез баш тартуга шартлар тудыра.

Тикшерү йомгаклары буенча район прокуратурасы Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.И.Мөхлисов адресына протестлар белдерде. Протестларда Нигезләмәнең, Административ регламентның эчтәлекләрен үзгәртү һәм аларны Россия Федерациясендә мәгариф турындагы законга тәңгәлләштерү таләбе куела.
Прокурор катнашуы актлары хәзерге вакытта - карап тикшерү стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев