Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Кредитны срогыннан алда түләп була

Россия Федерациясенең 19 октябрь, 2011 ел, № 284-ФЗ "Россия Федерациясе Гражданнар кодексының икенче өлешенең 809 һәм 810 статьяларына үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль законы гамәлгә керде. Әлеге закон нигезендә РФ Гражданнар кодексының 809 нчы статьясына 4 нче пункт өстәлде һәм ул хәзер түбәндәгедән гыйбарәт: "Әлеге кодексның 810 нчы статьясы 2 нче...

Россия Федерациясенең 19 октябрь, 2011 ел, № 284-ФЗ "Россия Федерациясе Гражданнар кодексының икенче өлешенең 809 һәм 810 статьяларына үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль законы гамәлгә керде.

Әлеге закон нигезендә РФ Гражданнар кодексының 809 нчы статьясына 4 нче пункт өстәлде һәм ул хәзер түбәндәгедән гыйбарәт: "Әлеге кодексның 810 нчы статьясы 2 нче пункты нигезендә процент белән бирелгән заем суммасын срогыннан алда кайтарганда заем бирүче заем килешүе буенча заем алучыдан заем суммасын тулысынча яки өлешчә кайтару көненә кадәр исәпләнгән процентларны алу хокукына ия".

РФ Гражданнар кодексының 810 нчы статьясы 2 нче пункты нигезендә түбәндәге таләпләр билгеләнгән. Заем алучы кешегә шәхси, гаилә, йорт һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге белән бәйләнмәгән башка максатта процент белән бирелгән заем суммасын, заем алучы аны бирүчегә үзенең максаты турында кайтарасы көнгә ким дигәндә утыз көн кала хәбәр иткән очракта, срогыннан алда тулысынча яки өлешләп кайтара ала. Заем килешүендә заем алучының акчаны срогыннан алда кайтарырга теләве турында заем бирүчегә хәбәр итүенең кимрәк срогы да билгеләнергә мөмкин.

Россия Федерациясе Гражданнар кодексының икенче өлешенең 809 нчы статьясы 4 нче пункты, 810 нчы статьясы 2 нче пункты положениеләре күрсәтелгән Федераль закон гамәлгә кергән көнгә кадәр төзелгән заем, кредит килешүләреннән килеп чыгучы мөнәсәбәтләргә кагыла. Кабул ителгән закон нигезендә Россиянең теләсә кайсы гражданины, бернинди штраф та түләмичә, бу хәтта кредит шартларында күздә тотылмаган булса да, срогыннан алда түләү хокукына ия.

Шулай итеп, шәхси, гаилә, йорт яки эшмәкәрлек эшчәнлеге белән бәйле булмаган башка максаттагы заем килешүләрендә кредитны срогыннан алда түләү өчен штрафлар күздә тотылган булса, әлеге норма гамәлдәге законга туры килми дип санала. Кредитны срогыннан алда түләгән өчен банк штраф алса, шулай ук килешүдә штрафлар түләтү күздә тотылса, прокурорның игътибарын юнәлтү, га-мәлдәге законны бозуларны бетерү чараларын күрү өчен ТР, Биектау районы, Биектау тимер юл станциясе поселогы, Пролетарская урамы, 7 нче йорт адресы буенча прокуратурага мөрәҗәгать итә аласыз.

Р.ШӘЙМӘРДӘНОВ, Биектау районы прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев