Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Күп балалы гаиләләргә ярдәмгә

2011 нче елның 18 нче ноябрендә "Татарстан Республикасының Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы № 90-ЗРТТР законы кабул ителде. Күп балалы гаиләләргә милек итеп җир участоклары бирелә. Министрлар Кабинетына җир участокларын Татарстан Республикасы милкеннән муниципаль милеккә тапшыру турында карарлар кабул итү вәкаләтләре бирелгән. Дәүләт милкендә, шул исәптән муниципаль бе-рәмлекләр чигеннән тыш...

2011 нче елның 18 нче ноябрендә "Татарстан Республикасының Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы № 90-ЗРТТР законы кабул ителде.

Күп балалы гаиләләргә милек итеп җир участоклары бирелә. Министрлар Кабинетына җир участокларын Татарстан Республикасы милкеннән муниципаль милеккә тапшыру турында карарлар кабул итү вәкаләтләре бирелгән.

Дәүләт милкендә, шул исәптән муниципаль бе-рәмлекләр чигеннән тыш булган җирләр, аларның үсешен тәэмин итү, шулай ук гражданнарга җир участокларын бушлай бирү максатында, муниципаль берәмлекләр милкенә бушлай бирелә ала.

Муниципаль милектә булган, шулай ук аларга карата дәүләт милке чикләнмәгән җирләрдән җир участоклары даими рәвештә республика территориясендә яшәүче, унсигез яшькә җитмәгән өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга бушлай бирелә.

Мондый гражданнарга җир участоклары сату (торг) уздырмыйча һәм аерым торак төзелеше, дача төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык (йорт янындагы җир участогы), бакчачылык белән шө-гыльләнү өчен объектның урнашасы урыны турында алдан килешенмичә бирелә - 0,06 гектардан алып 0,20 гектарга кадәр; алар милкендә элек бирелгән җир участогында урнашкан торак йорт булганда - элек бирелгән җир участоклары күләмендә, әмма 0,20 гектардан артык түгел.

Өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга җир участокларын милек итеп бушлай бирү (тапшыру) тәртипкә салынды. Җир участоклары гражданнарга һәм аларның балаларына тигез өлешләрдә уртак өлешле милек итеп бирелә.

Мондый гражданнар җир участогын алу хокукын бер тапкыр тормышка ашыра алалар.

Җир участокларын бирү нормалары аларның билгеләнгән чик күләменә (иң зур яки иң кечкенә) туры китереп, җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнә.

Закон, рәсми игълан ителгән көннән гамәлгә керә торган аерым положениеләреннән кала, рәсми игълан ителгәннән соң 30 көн үткәч үз көченә керә.

Ф.ГАЙФУЛЛИН, Биектау районы прокуроры, өлкән юстиция советнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев