Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

КҮП БАЛАЛЫ АТАЛАРНЫҢ ХЕЗМӘТ ХОКУКЛАРЫ

2012 елның 12 ноябрендә "Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 261 статьясына үзгәрешләр кертү турында" № 188-ФЗ Федераль законы кабул ителде. Аның нигезендә күп балалы аталарны, әгәр ул кечкенә балалары булган гаиләдә бердәнбер туендыручы булса, эштән азат итү тыела. Әлеге закон белән ата-ананың берсе эшләмәгән очракта, 18 яшькә кадәрге инвалид бала, яки...

2012 елның 12 ноябрендә "Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 261 статьясына үзгәрешләр кертү турында" № 188-ФЗ Федераль законы кабул ителде.
Аның нигезендә күп балалы аталарны, әгәр ул кечкенә балалары булган гаиләдә бердәнбер туендыручы булса, эштән азат итү тыела.
Әлеге закон белән ата-ананың берсе эшләмәгән очракта, 18 яшькә кадәрге инвалид бала, яки 3 яше тулмаган баласы булган өч һәм аннан күбрәк кечкенә бала тәрбияләнгән гаиләләрнең бердәнбер туендыручысын (ата, ана, баланың законлы вәкиле) эш бирүче инициативасы буенча эштән азат итүне тыю кертелә.
Тыю оешманың бетерелүе, эшмәкәр тарафыннан эшчәнлекнең туктатылуы яки хезмәткәр тарафыннан гаепле гамәл-ләр кылыну очракларына кагылмый.
Элек эш бирүче 3 яшьтән кечкенә балалары булган аналарны үз инициативасы белән эштән азат итә алмый иде. Мондый балаларның аталарын эштән азат итүне тыю ул аларны ялгызы (тол) тәрбияләгән очракта гына гамәлдә булды. Әмма, РФ Конституция Суды күрсәткәнчә, әлеге гарантияне бирү, әти-әниләрнең кайсысының эшләве, ә кайсының балаларны тәрбияләвенә бәйле була алмый. Мондый аерманы объектив һәм дөрес аңлату мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев