Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Җинаять кылган кеше түләргә тиеш

Биектау районы прокуратурасы бюджет законы, салымнар һәм җыемнар турындагы законнарның үтәлешен тикшерде. Тикшерүгә Биектау районы судының хөкем карары сәбәп булды. Хөкем карары нигезендә, Василий Гайшуков РФ Җинаять кодексының 111 нче статьясы 1 нче өлеше күздә тоткан җинаятьне (алдан уйлап, сәламәтлеккә кеше гомере өчен куркыныч авыр зыян китерү) кылуда гаепле дип...

Биектау районы прокуратурасы бюджет законы, салымнар һәм җыемнар турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Тикшерүгә Биектау районы судының хөкем карары сәбәп булды. Хөкем карары нигезендә, Василий Гайшуков РФ Җинаять кодексының 111 нче статьясы 1 нче өлеше күздә тоткан җинаятьне (алдан уйлап, сәламәтлеккә кеше гомере өчен куркыныч авыр зыян китерү) кылуда гаепле дип танылды. Аңа 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде. Җәзаны ул гомуми режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк.

2012 нче елның 18 нче ноябрендә Биектау районы Шәпше авылындагы паркта Гайшуковның нәрсә икәнлеге билгесез металл әйбер белән бер ир-атның башына һәм кимендә өч тапкыр маңгаена сукканлыгы ачыкланды. Шулай итеп, ул әлеге кешегә гомере өчен куркыныч авыр зыян китергән.

Җәрәхәтләр алган ир «Республика клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә китерелә, анда 2012 нче елның 18 нче ноябреннән 30 нчы ноябренә кадәр стационар дәвалану уза. Дәвалануының бәясе 21 мең 690 сум тәшкил итә. Күрсәтелгән медицина ярдәме өчен, мәҗбүри медицина иминиятләштерүе акчасы хисабыннан, «Татарстан Республикасының мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территория фонды» дәүләт учреждениесе түли.

РФ Гражданнар кодексының 1081 статьясы нигезендә, башка зат тарафыннан китерелгән зыянны каплаган оешма шул заттан үзе түләгән күләмдәге акчаны киредән таләп итәргә (регресска) хокуклы.

Тикшерү йомгаклары буенча, Россия Федерациясе мәнфәгатьләрендә район прокуратурасы зыян күрүчене дәвалауга тотылган акчаны хөкем ителгән кешедән түләттерү турында дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итте.

Моңа охшаш очраклар буенча, хөкем ителгәннәргә карата район прокуратурасы судка гомуми күләме 283 мең сумлык тагын 5 дәгъва җибәрде.

Прокурор катнашуы актлары - карап тикшерү стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев