Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Халыкның мөрәҗәгатен үз вакытында карарга кирәк

ТРның Биектау районы прокуратурасы Федераль законнарның үтәлүен күзәтү максатында Биектау муниципаль районының Красносельский, Коркачык, Усад авыл җирлекләре башкарма комитетларында "Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"гы 02.05.2006, № 59-ФЗ Федераль законы таләпләренең ничек үтәлүен тикшерде. РФ Конституциясенең 33 нче статьясында дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итү хокукы һәр...

ТРның Биектау районы прокуратурасы Федераль законнарның үтәлүен күзәтү максатында Биектау муниципаль районының Красносельский, Коркачык, Усад авыл җирлекләре башкарма комитетларында "Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"гы 02.05.2006, № 59-ФЗ Федераль законы таләпләренең ничек үтәлүен тикшерде.

РФ Конституциясенең 33 нче статьясында дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итү хокукы һәр кешенең аерылгысыз хокукы булып тора, диелгән. Ул гражданинның хокукларын һәм ирекләрен тормышка ашыру чарасы гына түгел, ә бәлки дәүләт һәм муниципаль аппарат эшчәнлегенә үзенчәлекле җәмәгать контроле, аның эшчәнлеген оптимальләштерү алымы да булып тора.
"Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"гы Федераль законның 2 нче статьясы нигезендә гражданнар дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнары һәм вазифалы кешеләргә үзләре килеп мөрәҗәгать итә, шулай ук шәхси һәм күмәк мөрәҗәгатьләрен юллый алалар, алар мондый хокукларын үз теләкләре белән ирекле рәвештә тормышка ашыралар.
Югарыда әйтелгән законның 12 нче статьясы 1 нче өлеше дәүләт органына, җирле үзидарә органына яки вазифалы кешегә (ул хәл итә ала торган мәсьәләләр буенча) килгән язма мөрәҗәгатьнең, аны теркәгән көннән алып, 30 көн дәвамында каралырга тиешлеген аңлата.
Шушы ук Федераль законның 10 нчы статьясы 1 нче өлеше нигезендә дәүләт органы, җирле үзидарә органы яки вазифалы кеше мөрәҗәгатьне гадел, төрле яклап тикшереп һәм үз вакытында карый, зарурлык килеп чыккан очракта тикшерүгә аны җибәргән кешене дә чакыра.
Тикшерү барышында гражданнарның кайбер мөрәҗәгатьләренең тиешле срокларда каралмавы, җавапларның формаль булуы, кайбер мөрәҗәгатьләрнең җентекләп каралмавы, кайберләренә анда кузгатылган төп мәсьәләләр буенча язма җаваплар булмавы ачыкланды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен һәм гаризаларын карауга кагылышлы закон бозуларны бетерү зарурлыгы турында Красносельский, Коркачык, Усад авыл җирлеге башкарма комитетлары җитәкчеләре И.П.Варламовка, К.Ф.Хәйбуллинага, С.Ю.Мөбарәкшинага тәкъдимнәр (представление) җибәрелде.
Р. ГУСАМОВ, Биектау районы прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев