Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Грант бар, ә сарыклар кайда?

Биектау районы прокуратурасы дәүләт грантының тиешсез максатта файдаланылу (урлану) фактын ачыклады. Полиция хезмәткәрләре һәм районның контрольлек итүче органнары катнашында Биектау районы прокуратурасы федераль бюджеттан һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан "2012-2014 нче елларга Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү" программасы буенча акча бүлеп биргәндә бюджет законы үтәлешен тикшерде. Уздырылган тикшерү шуны...

Биектау районы прокуратурасы дәүләт грантының тиешсез максатта файдаланылу (урлану) фактын ачыклады.
Полиция хезмәткәрләре һәм районның контрольлек итүче органнары катнашында Биектау районы прокуратурасы федераль бюджеттан һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан "2012-2014 нче елларга Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү" программасы буенча акча бүлеп биргәндә бюджет законы үтәлешен тикшерде.
Уздырылган тикшерү шуны ачыклады: 2012 нче елда крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы 51 яшьлек Әнисә Алимова "2012-2014 нче елларга Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү" программасы буенча авыл хуҗалыгы терлеге - сарыклар сатып алу өчен 1 млн 500 мең сумлык дәүләт гранты алган. Грант алу килешүе буенча, Алимова грант алган көннән соң 10 ел дәвамында әлеге мөлкәтен башка затларга арендага бирмәскә, сатмаска, бүләк итмәскә, кертем яки пай сыйфатында кертмәскә йөкләмә кабул иткән. Грантның максатчан файдаланылуына дәлил рәвешендә ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына фиктив сату-алу килешүе тапшырган. 2012 нче елның 20 нче августында төзелгән ул килешү бер шәхси эшмәкәрдән 1 млн 500 мең сумлык авыл хуҗалыгы терлеге - сарыклар сатып алынганын раслый.
Ләкин тикшерү уздыргач, Алимованың сарыклар сатып алмаганлыгы, ә алган акчаны үзе телә-гәнчә, ягъни тиешсез максатларда сарыф иткәнлеге, өстәвенә, 187 баш мөгезле эре терлеген сатып җибәргәнлеге билгеле була. Шулай итеп, Алимованың гамәлләре аркасында дәүләткә аеруча зур күләмдә зыян килгән.
Бу факт нигезендә район прокуратурасы, РФ Җинаять-процессуаль кодексының 37 нче статьясы 2 нче кисәге 2 нче пунктындагы тәртиптә, Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге начальнигына, җинаять буенча эзәрлекләү турындагы мәсьәләне РФ ҖКның 159.2 нче статьясы 4 нче кисәге буенча хәл итү өчен, тиешле карарны юллады.
Прокурор карарын карап тикшерү нәтиҗәләре буенча, РФ ҖКның 159.2 нче статьясы 4 нче кисәге (акча алганда аеруча зур күләмдә кылынган алдау - мошенничество) нигезендә, Ә.Г.Алимовага карата җинаять эше кузгатылды.
Прокуратураның югарыда әйтелгән чараларны кү-рүе нәтиҗәсендә, "Суыксу" ҖЧҖ җитәкчесе тарафыннан, зыянны каплау максатында, мөгезле эре терлек сатып алына. Хәзерге көндә барлыгы 105 баш терлек алынган. Моннан тыш, хокук саклау органнары, Ә.Г.Алимовадан Россия Федерациясенең бюджет системасына китерелгән зыянны каплату өчен, Җинаять-процессуаль законда күздә тотылган барлык чараларны да күрә.
Җинаять эшен тикшерү барышын прокуратура үз контрольленә алды.
Минакдас Шәрәпов,
Биектау районы прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев