Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • ЭШСЕЗЛӘР БУЛМАЯЧАК

    2012 елның 7 сентябреннән чыккан 891 нче "Үзеңә туры килгән эшне эзләү, эшсез гражданнарны теркәү максатларында гражданнарны теркәү тәртибе һәм үзеңә туры килгән эшне сайлауга таләпләр турында" РФ Хөкүмәте Карары. Эшсез өчен кайсы эш үзеңә туры килә дип санала? Эшсез затлар, гражданнар өчен үзеңә туры килә торган эш эзләү максатларында...

    2012 елның 7 сентябреннән чыккан 891 нче "Үзеңә туры килгән эшне эзләү, эшсез гражданнарны теркәү максатларында гражданнарны теркәү тәртибе һәм үзеңә туры килгән эшне сайлауга таләпләр турында" РФ Хөкүмәте Карары.
    Эшсез өчен кайсы эш үзеңә туры килә дип санала?
    Эшсез затлар, гражданнар өчен үзеңә туры килә торган эш эзләү максатларында теркәлү тәртибе билгеләнде.
    Кеше мәшгульлек хезмәтенә үзенә туры килә торган эш эзләүдә ярдәм алу өчен мөрәҗәгать итә ала. Андыйларны теркәү исәбенә бастыралар. Мәшгульлек хезмәтенә бирергә тиешле документлар билгеләнгән. Затка эшне сайлар өчен кайсы көнне киләсен билгелиләр. Моннан тыш, туры килә торган вакансияләр булганда гражданинга шалтыраталар яки хат җибәрәләр (шул исәптән электрон почта буенча) һәм мәшгульлек үзәгенә 3 көнлек срокта килергә тәкъдим итәләр.
    Исәптән төшерү өчен нигезләмәләр булып гражданның эшкә урнашуы, мәшгульлек хезмәтенә озак вакытлар буена килмәве (1 айдан артык), төзәтү эшләренә хөкем ителүе яки иректән мәхрүм ителүе, үлеме тора. Язма гариза биреп мәшгульлек хезмәтенең ярдәменнән баш тартырга мөмкин.
    Әгәр үзеңә туры килә торган эш табылмаса, гражданинны эшсез буларак теркиләр. Бу статусны үзеңә алудан баш тарту түбәндәге очракларда мөмкин. Зат эш эзләү максатында исәпкә басу мизгеленнән 10 көн дәвамында үзенә туры килгән эшнең 2 вариантыннан (вакытлыча эшне дә кертеп) баш тартты ди. Беренче тапкыр эш эзләүчеләр һәм профессиягә ия булмаганнар өчен тәкъдим ителүче хезмәт хакы түләнә торган эштән (шул исәптән вакытлача эшне дә кертеп) яки һөнәри әзерлек үтүдән 2 баш тарту җитә. Әгәр гражданин җитди сәбәпләрсез билгеләнгән срокларда эшне сайлау һәм эшсез сыйфатында теркәлү өчен мәшгульлек хезмәтенә килмәсә, аны шулай ук эшсез буларак санамыйлар. Баш тартуның сәбәбе булып күрә торып ялган яки дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар бирү дә тора ала.
    Эшсезләр даими рәвештә (ләкин күп дигәндә айга ике тапкыр) үзләренә туры килә торган эшне сайлар өчен мәшгульлек үзәгенә килергә тиешләр. Исәптән төшерү өчен нигезләмәләр билгеләнгән. Бу, аерым алганда, эшкә урнашу, пенсиягә чыгу, мәшгульлек хезмәте юлламасы белән стипендия алып һөнәри уку йортында белем алу, башка җирлеккә күчеп китү. Үзеңә туры килә торган эшне сайлауга таләпләр билгеләнгән. Эштән азат ителгәннән соң бер ел дәвамында исәпкә баскан гражданнар өчен үзеңә туры килә торган эш булып аның һөнәренә, сәламәтлек торышына һәм эш урынына транспорт белән барып җитә ала торган эш санала (түләнә торган җәмәгать эшләреннән тыш). Бу шулай ук вакытлыча эш тә булырга мөмкин. Тәкъдим ителә торган хезмәт хакы региональ яшәү минимумыннан түбән булмаска тиеш.
    Беренче тапкыр эш эзләүчеләр һәм һөнәре булганнар өчен аңа туры килә торган эш булып белгечлек буенча эш санала, һөнәре булмаганнар өчен - хезмәт хакы түләнә торган теләсә нинди эш. Соңгысы шулай ук туры килә торган эш булып эшсез буларак теркәлгәнгә кадәрге елда хезмәт дисциплинасын бозганга эштән азат ителгәннәр, озак вакыт буена (1 елдан артык) эшләмәүчеләр, мәшгульлек хезмәтендә 18 айдан артык исәптә торучылар, элек җәза үтәүчеләр өчен санала.
    Үзенә туры килә торган эш булмаганда гражданинга эргәдәш һөнәр буенча эш, җәмәгать эшләрен тәкъдим итәргә мөмкиннәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: