Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Чит кешеләр кереп йөрмәсен

Биектау районы прокуратурасы районның белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык һәм террорчылыктан яклауны тәэмин итү турындагы законнарның үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында 15 мәктәптә, шулай ук 8 балалар бакчасында тревога сигналлары кнопкалары булмавы ачыкланды. Бу 2002 ел, 25 июль, № 114-ФЗ "Экстремистлык эшчәнлегенә каршы тору турында"гы Федераль законның 2, 13, "Терроризмга каршы тору...

Биектау районы прокуратурасы районның белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык һәм террорчылыктан яклауны тәэмин итү турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында 15 мәктәптә, шулай ук 8 балалар бакчасында тревога сигналлары кнопкалары булмавы ачыкланды. Бу 2002 ел, 25 июль, № 114-ФЗ "Экстремистлык эшчәнлегенә каршы тору турында"гы Федераль законның 2, 13, "Терроризмга каршы тору турында"гы 06.03.2006, № 35-ФЗ Федераль законның 2, 3 статьяларын бозу булып тора.

Әлеге белем бирү учреждениеләре территориясенә чит кешеләр кереп, балаларның һәм анда эшләүчеләрнең тормышына, сәламәтлегенә куркыныч тудыруы ихтимал. Мондый кешеләр учреждениеләргә хокук тәртибе бозу, террорлык эшләү өчен дә керергә мөмкиннәр.

Белем бирү учреждениеләрендә тревога сигналлары кнопкаларын куярга җитәрлек акча булмау сәбәпле, мәктәпләр һәм балалар бакчалары биналарын Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ведомстводан тыш сакчылык Идарәсе федераль дәүләт казна учреждениесе филиалы - Биектау ведомстводан тыш сакчылык бүлегенең үзәкләштерелгән күзәтү пультына тоташтырып, тревога сигналлары кнопкалары белән акчалата ярдәм (субсидиар җаваплылык) тәртибендә муниципаль берәмлек бюджеты акчасы хисабына җиһазлау бурычы Биектау муниципаль районы башкарма комитетына йөкләнә.

Реклама

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура Биектау район судына белем бирү учреждениеләрендә тревога сигналлары кую һәм Биектау муниципаль районы башкарма комитетына әлеге чараны матди яктан тәэмин итү бурычын йөкләү турындагы таләп белән 23 дәгъва гаризасы юлланды.

Дәгъва гаризалары карап тикшерелүдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев