Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Бюджет акчасын урлаган өчен закон таләпләре кырыс

Биектау районы прокуратурасы А.Г.Алимованы (Шаһиәхмәтованы) Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 159.2 статьясы, 4 өлешендә күздә тотылган җинаять (түләүләр (выплата) алгандагы караклык) кылуда гаепләү буенча судка җинаять эше юллады. Әлеге җинаять эше 2014 елның 30 июлендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Биектау районы бүлегенең алдан тикшерү органы тарафыннан Биектау районы прокуратурасы...

Биектау районы прокуратурасы А.Г.Алимованы (Шаһиәхмәтованы) Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 159.2 статьясы, 4 өлешендә күздә тотылган җинаять (түләүләр (выплата) алгандагы караклык) кылуда гаепләү буенча судка җинаять эше юллады.

Әлеге җинаять эше 2014 елның 30 июлендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Биектау районы бүлегенең алдан тикшерү органы тарафыннан Биектау районы прокуратурасы уздырган тикшерү материаллары буенча кузгатылган иде.

Тикшерү фараз итүенчә, крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы А.Г.Алимова (2014 елның 10 ноябреннән Шаһиәхмәтова) белә торып, үзенә файда китерү өчен крестьян (фермер) хуҗалыгын булдыру һәм аны үстерүгә бирелә торган субсидия (грант) төсендә бюджет акчасын һәм яңа эшли башлаган фермерларга көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү өчен бер тапкыр күрсәтелгән ярдәмне урлау максатында 2012 елның 3 августында ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ведомствоара конкурс комиссиясенә үзен Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының 17.07.2012 № 121/2 "2012-2014 елларга Татарстан Республикасында яңа эшли башлаган фермерларга ярдәм" ведомстволы программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары конкурсы турында" дигән Боерыгында расланган "2012-2014 елларга Татарстан Республикасында яңа эшли башлаган фермерларга ярдәм" программасы буенча конкурста сайлап алуда катнашучылар составына кертүләрен сорап, гариза биргән һәм барлыгы 1 500 000 сумга романов токымындагы сигез-ун айлык 125 баш саулык бәрәннәр алырга теләве турында ялган документлар китергән.

Алимова (Шаһиәхмәтова), программага кертелгәч, Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Биектау муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең вазифалы кешеләрен ялгыш юлга кертеп (введя в заблуждение), законсыз рәвештә барлыгы 1 500 000 сумлык субсидия алган һәм урлаган.

Алимова (Шаһиәхмәтова) урлаган акчаны үз ихтыяры буенча сарыф иткән. Шуның белән Татарстан Республикасы бюджетына 870 600 сумлык һәм Россия Федерациясе бюджетына 629 400 сумлык зыян китергән. Гомумән алганда дәүләткә килгән зыян суммасы 1 500 000 сум тәшкил итә һәм бу аеруча зур күләмдә санала.

Тикшерү барышында дәүләткә китерелгән зыянны гаепләнүче тулысынча түләде. Аңа карата кисәтү чарасы кулланылды - ул беркая да китмәү турында подписка бирде.

Әгәр дә суд аны гаепле дип тапса, мондый җинаять кылган өчен иң зур җәза - ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү күздә тотылган.

Минакдас ШӘРӘПОВ,

прокурор, өлкән юстиция советнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев