Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Бәяләр артуга юл куелмасын

Биектау районы прокуратурасы сәүдә оешмалары җитәкчеләрен эчке азык-төлек базарында бәяләр урнаштыру өлкәсендә законнарны бозарга ярамавы хакында рәсми рәвештә кисәтте. Биектау районы прокуратурасы ваклап сату челтәрендәге иң зур компанияләрнең Биектау муниципаль районында урнашкан кибетләрендә эчке азык-төлек базарында бәяләр кую өлкәсендә законнар бозылуны ачыклауга һәм моңа юл куймауга юнәлдерелгән тикшерүләр уздырды. Прокурорлар...

Биектау районы прокуратурасы сәүдә оешмалары җитәкчеләрен эчке азык-төлек базарында бәяләр урнаштыру өлкәсендә законнарны бозарга ярамавы хакында рәсми рәвештә кисәтте.

Биектау районы прокуратурасы ваклап сату челтәрендәге иң зур компанияләрнең Биектау муниципаль районында урнашкан кибетләрендә эчке азык-төлек базарында бәяләр кую өлкәсендә законнар бозылуны ачыклауга һәм моңа юл куймауга юнәлдерелгән тикшерүләр уздырды. Прокурорлар тикшерүе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдән "Оптовик" ("Эссен Экспресс"), "Азык" ("Пестречинка"), "Агроторг" ("Пятерочка"), "Тандер" ябык акционерлык җәмгыятенең ("Магнит") сәүдә объектларында булды.

Социаль әһәмияткә ия азык-төлек товарларының кайбер төрләренә бәяләрне дәүләт көйләве механизмы "Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт көйләве нигезләре турында" РФнең 2009 елның 23 декабрендәге Федераль законы белән расланган.

Шуңа бәйле рәвештә, 2010 нчы елның 15 нче июлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте карар кабул итте. "Социаль әһәмияткә ия беренче чиратта кирәкле азык-төлек товарларының кайбер төрләренә рөхсәт ителгән иң чик ваклап сату бәяләрен урнаштыру кагыйдәләрен, беренче чиратта кирәкле азык-төлек товарларының кайбер төрләре исемлеген раслау турында" дип атала ул.
Әлеге карарда ваклап сату бәяләре дәүләт көйләвендә булырга тиешле беренче чиратта кирәкле азык-төлек товарларының 24 атамасы билгеләнгән. Дәүләт көйләве карарда санап күрсәтелгән азык-төлек товарларына ваклап сату бәяләренең үсеше Россия Федерациясе субъекты территориясендә рәттән 30 календарь көне дәвамында 30 процент тәшкил иткән һәм аннан артып киткән очракта кертелә.

Социаль әһәмияткә ия продуктларга бәяләрне күтәрү рөхсәт ителми, аерым төркемгә бүлеп кую ил халкының күпчелеге өчен аларның беренче дәрәҗәдә зарурлыгы хакында сөйли.

Күзәтүләр барышында шул ачыкланды: районның барлык сәүдә челтәрләрендә чистартылмаган туңдырылган балык, көнбагыш мае, тавык йомыркасы, шикәр комы, аш тозы, байховый кара чәй, бодай оныннан пешерелгән ипи һәм күмәч ризыклары, эшкәртелгән (шлифованный) дөге, эре карабодай ярмасы, вермишель, бәрәңге, башлы чи ак кәбестә, кишер кебек социаль әһәмияткә ия продуктларның кайбер төрләренә бәяләр кисәк күтәрелгән. Бу аларның бәяләрне сүз берләшеп күтәрүе булырга мөмкин.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура "Оптовик", "Азык", "Тандер", "Агроторг" компанияләренең "Эссен Экспресс", "Пестречинка", "Магнит", "Пятерочка" кибетләренә бәяләр кую өлкәсендә законнарны бозуның рөхсәт ителмәве хакында кисәтте.
Әлеге өлкәдәге законлылыкның торышы Биектау районы прокуратурасының аерым контролендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев