Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Бу синең милек түгел

Биектау районы прокуратурасы Л.И.Зариповны Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 312 статьясы, 1 өлешендә күздә тотылган җинаять кылуда (теркәү исемлегенә кертелгән яки арест салынган, конфискацияләнергә тиешле мөлкәткә карата законсыз гамәлләр кылу) гаепләү буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады һәм җинаять эшен судка юллады. Тикшерүдән күренгәнчә, Биектау муниципаль районындагы авыл җирлекләренең берсендә депутат булып торучы...

Биектау районы прокуратурасы Л.И.Зариповны Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 312 статьясы, 1 өлешендә күздә тотылган җинаять кылуда (теркәү исемлегенә кертелгән яки арест салынган, конфискацияләнергә тиешле мөлкәткә карата законсыз гамәлләр кылу) гаепләү буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады һәм җинаять эшен судка юллады.

Тикшерүдән күренгәнчә, Биектау муниципаль районындагы авыл җирлекләренең берсендә депутат булып торучы Зариповка карата Россия Суд приставлары Федераль хезмәте идарәсенең ТР Биектау районының суд приставлары бүлеге аннан "Российский сельскохозяйственный банк" ачык акционерлык җәмгыяте файдасына кредит килешүе буенча 1953164 сум күләмендәге төп бурыч һәм кредиттан файдаланган өчен процентларны алу турында эш кузгата. Шул эш кысаларында 2014 елның 25 апрелендә Л.И.Зариповка суд приставы-башкаручы, саклау өчен җаваплылык турында кисәтеп, арест салынган күчемсез милкен тапшыра. Ул - ТР, Биектау районы, Чыршы авылында урнашкан кеше яшәми торган бер катлы корылма, гомуми мәйданы 930,2 кв. метр тәшкил итүче ашлык саклагыч. Арест салынган милекне саклауга тапшырганда Зарипов әлеге милеккә карата законсыз гамәлләр кылган өчен Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 312 статьясы буенча җинаять җаваплылыгы күздә тотылуы турында язмача кисәтелә.

Әмма Зарипов, 2014 елның 11 еннән 27 августка кадәрге чорда, үзе сатарга уйлаган җир участогында арест салынган мөлкәт булу комачаулык тудыруын аңлап, арест салынган мөлкәткә карата законсыз гамәлләр кылган өчен җинаять җаваплылыгы күздә тотылганлыгы турында тиешенчә кисәтелгән булуга карамастан, әлеге милекне яшереп калдыру һәм аннан соң сату максаты белән аны сүтү турында ялган тикшерү акты төзи. Шуның нигезендә күрсәтелгән күчемсез милеккә милек хокукын туктата һәм, сатып алу-сату килешүе буенча Ливан гражданины Диб Халилга җир участогын һәм андагы арест салынган мөлкәтне сата.
Тикшерү барышында Зарипов югарыда күрсәтелгән җинаять кылуда үзенең гаебен тулысынча таныды, аңа карата кисәтү чарасы күрелде - яшәү урыныннан беркая да китмәү турында подписка алынды.

Суд аны гаепле дип таныган очракта, югарыда күрсәтелгән җинаятьне кылган өчен бирелә торган иң зур җәза - ике елга кадәрле срокка ирегеннән мәхрүм итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев