Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Балигъ булмаганнарның торак хокукларын бозучылар судта җавап тотачак

Биектау районы прокуратурасы ана (гаилә) капиталы акчасыннан файдаланганда балигъ булмаганнарның торак хокуклары ничек үтәлүен тикшерде. Биектау авылында яшәүче бер ханымга, 2008 нче елда ике баласы туу сәбәпле, ана капиталына дәүләт сертификаты бирелгән. 2010 елда 330178 сум 75 тиен күләмендә ана капиталы акчасы алучы - "ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды"...

Биектау районы прокуратурасы ана (гаилә) капиталы акчасыннан файдаланганда балигъ булмаганнарның торак хокуклары ничек үтәлүен тикшерде.

Биектау авылында яшәүче бер ханымга, 2008 нче елда ике баласы туу сәбәпле, ана капиталына дәүләт сертификаты бирелгән. 2010 елда 330178 сум 75 тиен күләмендә ана капиталы акчасы алучы - "ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" коммерциягә карамаган оешма адресына торак йорт төзелешенә кредит килешүе буенча төп бурычны һәм процентларны түләүгә җибәрелгән.
Ә бу вакытта сертификат алучының ире Рамил Сәлахетдинов торак фондтан чикләүләр (обременение) алынганнан соң алты ай дәвамында аны, балигъ булмаган балаларны да кертеп, килешү буенча өлешләрне билгеләп, гаиләнең барлык әгъзаларының гомуми милке итеп теркәү турында нотариус тарафыннан таныкланган йөкләмә теркәгән.
Әмма тикшерү барышында Биектау авылындагы торак йортның милек хокукында Гөлсинур Сәлахетдинованыкы (өлеш хокукта 1/2) һәм Рамил Сәлахетдиновныкы (өлеш хокукта 1/2) булуы ачыкланды. Аларның хокукларына бернинди чикләүләр (обременение) дә теркәлмәгән.
Шулай итеп, хәзерге вакытка кадәр, ягъни торак фондтан чикләүләр (обременение) алынганнан соң 6 ай узгач та нотариус тарафыннан таныкланган бурыч (обязательство) үтәлмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Биектау районы судына ана капиталы акчасын файдаланып төзелгән торак йортта балигъ булмаган балаларның да өлеше булуын танырга кирәклеге турында ирле-хатынлы Сәлахетдиновларга карата дәгъва юлланды.
Прокурор җавабының әлеге акты карап тикшерелүдә.
Минакдас ШӘРӘПОВ,
Биектау районы прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев