Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Балалар наркология кабинеты кирәк

Биектау районы прокуратурасы тарафыннан уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә Биектау район үзәк больницасында балигъ булмаганнарның күзәтүчесез калуы һәм хокук бозулары, сәламәтлек саклау турындагы законны бозуның аерым очраклары ачыкланды. 1999 елның 24 июнендә чыккан "Балигъ булмаганнарның күзәтүчесез калуын һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында"гы 120 нче Федераль законның 18 нче статьясының 1...

Биектау районы прокуратурасы тарафыннан уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә Биектау район үзәк больницасында балигъ булмаганнарның күзәтүчесез калуы һәм хокук бозулары, сәламәтлек саклау турындагы законны бозуның аерым очраклары ачыкланды.

1999 елның 24 июнендә чыккан "Балигъ булмаганнарның күзәтүчесез калуын һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында"гы 120 нче Федераль законның 18 нче статьясының 1 нче пункты буенча сәламәтлек саклау белән идарә итү органнары үз компетенцияләре чикләрендә:

балаларга һәм үсмерләргә наркологик һәм психиатрик ярдәм күрсәтүче учреждениеләр челтәрен үстерергә; медицина характерындагы күрсәтмәләр булганда, медицина ярдәме күрсәтү өчен балигъ булмаганнарны тәүлек буена кабул итәргә; алкоголь, наркотик һәм исерткеч матдәләр кулланучы балигъ булмаганнарга дәвалау-профилактика ярдәме күрсәтү формаларының берсе булган наркологик кабинетлар оештырырга тиеш.

Кабинет наркология авырулары һәм азартлы уеннарга патологик тартылулары булган балаларга профилактик, консультатив дәвалау-диагностик наркология ярдәме күрсәтү өчен булдырыла.

Әмма тикшерү барышында ачыкланганча, югарыда күрсәтелгән норматив актларны бозып, Биектау район үзәк больницасында балаларга хезмәт күрсәтүче наркологик кабинет булдырылмаган, бу исә балигъ булмаган гражданнарның сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә конституцион хокукын боза.

ТР Биектау районы прокуратурасы уздырган тикшерү нәтиҗәләре буенча Биектау район үзәк больницасы гамәлдәге закон нигезендә балаларга хезмәт күрсәтүче наркологик кабинет эшчәнлеген булдырырга һәм оештырырга мәҗбүр итү турында таләп белән судка дәгъва гаризасы җибәрелде.

Дәгъва гаризасын карау нәтиҗәләре буенча, прокурорның таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде. Суд карары үзенең законлы көченә керде.

Р. ГУСАМОВ, Биектау районы прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев