Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

АВТОМОБИЛЬГӘ ХОКУКСЫЗ ИЯ БУЛУ ӨЧЕН ҖӘЗА КАРАЛГАН

Соңгы берничә ел дәвамында районда урлау максатыннан чыкмыйча автомобильгә ия булу, ягъни куып алып алып китү (угон) белән бәйле җинаятьләр артты. Шул рәвешле, 2012 елның 9 ае эчендә районда шундый 11 җинаять теркәлде, узган елның аналогик чорында да 11 иде. Җинаять эшләре материалларына анализ күрсәткәнчә, әлеге җинаятьләрне кылуга китерүче сәбәпләрнең...

Соңгы берничә ел дәвамында районда урлау максатыннан чыкмыйча автомобильгә ия булу, ягъни куып алып алып китү (угон) белән бәйле җинаятьләр артты.
Шул рәвешле, 2012 елның 9 ае эчендә районда шундый 11 җинаять теркәлде, узган елның аналогик чорында да 11 иде. Җинаять эшләре материалларына анализ күрсәткәнчә, әлеге җинаятьләрне кылуга китерүче сәбәпләрнең берсе булып еш кына автотранспорт хуҗаларының транспорт чараларының сакланышына карата ваемсыз карашы тора. Шул рәвешле, кагыйдә буларак, куып алып китүгә ишекләрен хуҗалары бикләмәгән, куып алып китүгә каршы сак чаралары белән җиһазланмаган, яки ачкычлары кабызу йозагында хуҗалары тарафыннан калдырылган автомобильләр дучар була.
Шулай итеп, район прокуратурасы тарафыннан агымдагы елның сентябрь азагында гаепләү карары расланды һәм судка карау өчен автомобильне куып алып китү факты, ягъни РФ Җинаять кодексының 166 статьясының 1 өлешендә каралган җинаять буенча Россия эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлегенең дознание органы производствосы тарафыннан тәмамланган чираттагы җинаять эше җибәрелде.
Җинаять эше материаллары буенча, Казан шәһәрендә яшәүче гражданин Х. 2012 елның 6 сентябрендә ТР Биектау районы Шигали поселогының Переулок-Дачная урамындагы 3 йорт янында, чит затларның юклыгыннан файдаланып, гражданин Ш.ныкы булган ВАЗ-2106 автомобиленең бикләнмәгән салонына тоткарлыксыз үтеп кереп, автомобиль хуҗасы кабызу йозагында калдырган ачкыч ярдәмендә автомобильне кабыза да, куып алып китә, аннан соң Казан шәһәрендә юл-транспорт һәлакәте ясый, автомашинага техник зыян китерә.
Дознание барышында гаепләнүче үзенең югарыда әйтелгән җинаять кылудагы гаебен таныды. Аңа читкә чыгып китмәү турында подписка һәм үзен тәртипле тоту турында җәза чарасы билгеләнде.
Әлеге җинаятьне кылган өчен РФ Җинаять кодексының 166 статьясының 1 өлеше санкциясе буенча максималь җәза булып биш елга кадәр срокка иректән мәхрүм итү каралган.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X