Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Җавап бирәсеңне уйла!

Биектау районындагы 2 нче суд участогының җәмәгать судьясы РФ Җинаять кодексының 119 нчы статьясы 1 нче өлешендә күздә тотылган җинаять кылуда (үтерәм яки сәламәтлегеңә зур зыян китерәм дип янау һәм әлеге янауның тормышка ашачагына нигез булу) гаепләнүче Р.А.Шакирҗановка карата җинаять эшен карады. 2012 нче елның 9 нчы июнендә 22.00 сәгатьтә...

Биектау районындагы 2 нче суд участогының җәмәгать судьясы РФ Җинаять кодексының 119 нчы статьясы 1 нче өлешендә күздә тотылган җинаять кылуда (үтерәм яки сәламәтлегеңә зур зыян китерәм дип янау һәм әлеге янауның тормышка ашачагына нигез булу) гаепләнүче Р.А.Шакирҗановка карата җинаять эшен карады.
2012 нче елның 9 нчы июнендә 22.00 сәгатьтә Биектау муниципаль районының Торнаяз авылында Кооператив урамындагы 1 нче номерлы йорт бакчасында Р.А. Шакирҗанов, бернинди сәбәпсез, хулиганлык максатынан чыгып, С. белән ызгыша башлый һәм, бу гамәленең хокук бозуын аңлап, С.ны куркытырга теләп, үтерәм дип яный һәм кулындагы сәнәк белән зыян күрүче ягына таба кизәнә. Р.А. Шакирҗановның үтерү белән янавын С. бик җитди кабул итә һәм чынлап та үтерер дип курка.
Хөкем ителүче Р.А.Шакирҗанов мондый гамәл кылуда үз гаебен танымады.
Әмма аның югарыда әйтелгән гамәлләрне кылудагы гаебе җинаять эше материалларында булган башка дәлилләр белән раслана.
Җинаятьне тикшереп, 2012 нче елның 3 нче сентябрендә судья гаепләү нәтиҗәсе чыгарды, аның нигезендә Р.А.Шакирҗановка карата тү-бәндәге чикләүләр белән 3 (өч) айга иреген чикләү җәзасы кулланылды: теркәлү урыны буенча муниципаль берәмлек территориясеннән чыгып йөрмәскә, әлеге җәзаның үтәлүенә контрольлек итүче махсус дәүләт органы ризалыгыннан башка даими яшәү урынын үзгәртмәскә, күрсәтелгән органга аена кимендә ике тапкыр килеп, теркәлеп китәргә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев