Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Амнистия турындагы актны куллануның беренче йомгаклары

Мәгълүм булганча, 1941 - 1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә, гуманизм принцибына таянып, Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы 2015 нче елның 24 нче апрелендә № 65-76-6 ГД карарын (алга таба - амнистия турындагы акт). Бу карар алты ай эчендә үтәлергә тиеш. Әлеге амнистия турындагы акт...

Мәгълүм булганча, 1941 - 1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә, гуманизм принцибына таянып, Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы 2015 нче елның 24 нче апрелендә № 65-76-6 ГД карарын (алга таба - амнистия турындагы акт). Бу карар алты ай эчендә үтәлергә тиеш.

Әлеге амнистия турындагы акт нигезендә, карарда күрсәтелгән, ирегеннән мәхрүм итүгә зур булмаган һәм уртача авырлыктагы җинаятьләрне алдан уйлап эшләгән өчен беренче тапкыр хөкем ителгән; саксызлык аркасында җинаять кылып, биш елга кадәр срокка ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителгән; ирегеннән мәхрүм итүгә бәйләнмәгән җәзага хөкем ителгән; амнистия турындагы югарыда әйтелгән карар үз көченә кергән көнгә кадәр җинаять кылган кайбер башка затлар җәзадан азат ителергә тиеш.

2015 нче елның июль ахырына Татарстан Республикасы Биектау районының беренчел тикшерү һәм сорашу органнары, амнистия турындагы әлеге акт нигезендә, ике җинаять эшен тикшерүне туктатты. Амнистия турындагы акт нигезендә, судлар алты җинаять эшен тикшерүне туктатты һәм 16 җинаять эше буенча хөкем ителгән 18 кеше җәзадан котылды. Моннан тыш, ТР Биектау районындагы җинаять-башкару инспекциясе начальнигының район прокуроры тарафыннан расланган карарлары һәм амнистия турындагы акт нигезендә, җинаять-башкару инспекциясендә исәптә торган 23 кеше дә җәзадан азат ителде.

Хәзерге вакытта Биектау районы суды каравында җинаять-башкару инспекциясе начальнигының иректән мәхрүм итүгә шартлы рәвештә хөкем ителгән һәм инспекциядә исәптә торучы затларны җәзадан азат итү турында тагын 40 тәкъдимнамәсе бар.

Шулай итеп, амнистия турындагы акт гамәлдә булган өч ай эчендә аның кагыйдәләре 49 кешегә карата кулланылды һәм тагын 40 кешегә карата бу мәсьәлә карап тикшерү стадиясендә тора.

Амнистия турындагы актны үтәү срогы тәмамлангач, аны куллануның йомгакларын хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев