Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Үзшөгыльле кешеләрнең 2014 нче елда иминият кертемнәрен түләве

2014 нче елдан башлап, шәхси эшмәкәрләр, адвокатлар, нотариуслар мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият кертемнәрен исәп-хисап чорында алган табышларының күләменә карап түләячәк. Шушы исәп-хисап чорында эшмәкәрлек белән шөгыльләнүдән чынлыкта алган табышлары суммасы шәхси эшмәкәрнең табыш күләме булып санала. Бу очракта салым чигерүләре исәпкә керми. 1. Әгәр табыш 300 мең сумнан артмаса, кертемнәр...

2014 нче елдан башлап, шәхси эшмәкәрләр, адвокатлар, нотариуслар мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият кертемнәрен исәп-хисап чорында алган табышларының күләменә карап түләячәк.

Шушы исәп-хисап чорында эшмәкәрлек белән шөгыльләнүдән чынлыкта алган табышлары суммасы шәхси эшмәкәрнең табыш күләме булып санала. Бу очракта салым чигерүләре исәпкә керми.

1. Әгәр табыш 300 мең сумнан артмаса, кертемнәр билгеле бер күләмдә - 17328,48 сум түләнә.

2. Әгәр табыш 300 мең сумнан артса, түләү кертемнәре түбәндәгечә исәпләнә:

17328,48 сум + 300 мең сумнан арткан сумманың 1 проценты.

Крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары һәм әгъзалары кертемне билгеләп куелган күләмдә түли - 17328,48 сум.

Мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә исә иминият кертемнәре түләүчеләр барысы да, табыш зурлыгына карамастан, билгеләп куелган 3399,05 сумны түләргә тиеш.

Шунысын да хәбәр итәбез: эшмәкәрлек белән шөгыльләнүдән кергән табышлар турында 2014 нче елгы мәгълүмат Пенсия фондына салым органнары тарафыннан 2015 нче елның 15 нче июненнән дә соңга калмыйча җибәреләчәк. Эшмәкәр салым органнарына тиешле отчетны тапшырмау аркасында, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүдән кергән табышлар турында мәгълүмат булмаган очракта, мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият кертемнәре 138627,84 сум итеп исәпләнә (№ 212-ФЗ Федераль законның 14 нче статьясы 11 нче кисәге).

Игътибар! 2014 нче елда шәхси эшмәкәрләр, табышлары турында салым органына мәгълүмат тапшырмыйча, теркәүче органнан исәптән төшкән очракта, мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә түләнергә тиешле кертемнәрнең суммасы 138627,84 сум тәшкил итәчәк (исәптән кайчан төшкән булуга карамыйча). Шуңа күрә, 2014 нче елда эшчәнлеген туктаткан һәм табышы турында мәгълүмат бирмәгән барлык шәхси эшмәкәрләр дә, ашыгыч рәвештә, салым органына отчетларын тапшырырга тиеш. Әгәр табыш булмаса, отчетның нульле формасын тапшырырга кирәк.

Белешмәләр өчен телефон 3-11-44 (43).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев