Җыелган акча югалмый
Татарстанда Россия Пенсия фонды хокук кабул итүчеләргә 17,5 млн. сум пенсия тупланмасы акчасын түләде. Әлеге чор дәвамында гариза белән страховать ителгән кешеләрнең хокукларын кабул иткән 2,5 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итте, диде Пенсия фондының ТРдагы бүлеге управляющие Марсель Имамов. Хокук кабул итүчеләр игътибарына! Хокук кабул итүчеләр пенсия тупланмалары акчасын алу...
Татарстанда Россия Пенсия фонды хокук кабул итүчеләргә 17,5 млн. сум пенсия тупланмасы акчасын түләде. Әлеге чор дәвамында гариза белән страховать ителгән кешеләрнең хокукларын кабул иткән 2,5 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итте, диде Пенсия фондының ТРдагы бүлеге управляющие Марсель Имамов.
Хокук кабул итүчеләр игътибарына! Хокук кабул итүчеләр пенсия тупланмалары акчасын алу турындагы гариза белән Россия Пенсия фондының территориаль органына страховать ителгән кеше вафатыннан соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Пенсия тупланмалары страховать ителгән кеше аңа хезмәт пенсиясенең туплана торган өлеше билгеләнгәнгә кадәр үлгән очракта гына мирас булып күчә ала.
Хокук кабул итүче вафат булган кешенең туганы булмаска да мөмкин. Бу страховать ителгән кеше конкрет берәү яки, һәркайсының өлешен билгеләп, берничә кеше файдасына гариза биргән очракта мөмкин. Мондый гаризаны тору урыны буенча Пенсия фонды бүлегендә язарга була.
Әгәр дә кеше пенсия тупланмасы акчасын бирү турында гариза калдырмаган булса, хокук кабул
итүчеләр закон нормалары нигезендә билгеләнә. Беренче чираттагылар - балалары, шул исәптән уллыкка-кызлыкка алынганнары, ире яки хатыны, әти-әниләре. Андыйлар булмаса, пенсия тупланмасы икенче чираттагыларга - абый-апаларга, эне-сеңелләргә, әби-бабайларга һәм оныкларга бирелә.
Әгәр дә үлүче пенсияне дәүләт финанславы Программасында да катнашкан булса, Программа кысаларындагы барлык взнослары һәм дәүләт белән уртак финанслау акчалары аның хокукын кабул итүчеләргә түләнә.
Хокук кабул итүчеләргә түләнә торган пенсия тупланмасына физик затлар салымы салынмый.
Пенсия тупланмаларының мирас булып күчүе турында тулырак мәгълүмат алу, шулай ук гариза бланкларын күчерү өчен Россия Федерациясе Пенсия фондының "Хокук кабул итүчеләргә пенсия тупланмаларын түләү" бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Пенсия фонды идарәсе.
-
19 апрель 2018 - 16:22Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.
-
18 апрель 2018 - 12:58Язгы тамаша 2018 ның 17 апрелендә «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт алучылар өчен «Бердәм Россия» партиясе оештырган «Крепкая семья» проекты кысаларында, «Әниләр һәм бәбиләр» дип аталган концер-тамашага сәяхәт оештырды.
-
18 апрель 2018 - 12:31Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә.
-
17 апрель 2018 - 19:59Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына 2 миллионнан артык билет сатылган ЧМ-2018 матчларына билетларның яртысыннан артыгын чит ил җанатарлары алган.
-
14 апрель 2018 - 16:33Милләтләр дуслыгы – балалар бакчасыннан башлана Рус һәм татар халыкларының борынгы бәйрәмнәре, йолалары ике милләт балалары арасындагы дуслык җепләрен тагын да ныгыта.
-
13 апрель 2018 - 09:56Бездә спорт бәйрәме Яшь буынның сәламәтлеген ныгыту бүгенге көндә иң мөһим факторларның берсе. Шуңа күрә “Тургай” балалар бакчасында эшләүче педагоглар коллективы балаларда сәламәт булу ихтыяҗы тәрбияләү кебек мөһим мәсьәләне уңышлы хәл итә.
-
12 апрель 2018 - 20:03Татарстан урманнарында санитар-экологик икеайлык кысаларында рейдлар үткәрелә Республикада 100дән артык патруль бригадасы урманнарны тәртипкә китерү белән мәшгуль.
-
12 апрель 2018 - 16:09Галәм дөньясында 12 апрель – космонавтика көне уңаеннан, Әлдермеш авылы мәдәният хезмәтчәннәре ,“Умырзая ” балалар бакчасында “Галәм дөньясында ” дигән тематик кичә уздырдык.
-
10 апрель 2018 - 10:48Зур Починок авылы юллы була Быел Татарстан юлларына 24 миллиард сумга якын акча “түшәячәкләр”.
-
9 апрель 2018 - 11:41Салават Фәтхетдинов призына татарча көрәш ярышында җиңүчеләр исемлегендә биектаулылар да бар. Туры һәм күчерелмә мәгънәсендә татар гомер буе көрәшергә тиеш, ди Салават Фәтхетдинов.
-
9 апрель 2018 - 10:28Мүлмә мәктәбе кошлар көнен билгеләп үтте Яз быел соңарып килә, ләкин төннәрен салкын булуга да карамастан, аның якынлашуы сизелә: ныграк кояш җылыта, кошларның сайравы көчлерәк һәм күңеллерәк була бара. Бу, тормыш уянуның һәм яңа канатлы дусларыбыз килүенең беренче билгеләре. Димәк, кешеләрнең дә яңа мәшәкатьләре барлыкка килә.
-
4 апрель 2018 - 10:29Дәдә Юра – дурачок Сездән килгән хатлар
-
2 апрель 2018 - 11:28Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика сулыкларында суның биеклеген күзәтә Югары Ослан янында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге 7 сантиметрга кимегән.
-
19 апрель 2018 - 16:22Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.