Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Взнослар түләр чак җитте

Үзләрен эш белән тәэмин итүчеләргә 2011 нче ел өчен иминият взносларын түләргә ун көннән кимрәк вакыт калды. Россия Федерациясе Пенсия фонды үзләрен үзләре эш белән тәэмин итүчеләрне мәҗбүри пенсия һәм медицина страхованиесенә иминият взносларын 2011 нче елның 31 нче декабренә кадәр түләргә чакыра. Закон нигезендә үзләрен үзләре эш белән тәэмин...

Үзләрен эш белән тәэмин итүчеләргә 2011 нче ел өчен иминият взносларын түләргә ун көннән кимрәк вакыт калды.

Россия Федерациясе Пенсия фонды үзләрен үзләре эш белән тәэмин итүчеләрне мәҗбүри пенсия һәм медицина страхованиесенә иминият взносларын 2011 нче елның 31 нче декабренә кадәр түләргә чакыра.

Закон нигезендә үзләрен үзләре эш белән тәэмин итүчеләр - шәхси эшмә-кәрләр, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары һәм әгъзалары, адвокатлар, шәхси нотариуслар һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башкалар.

Алар иминият взносларын иминият елы бәясеннән чыгып түлиләр, ә ул федераль закон тарафыннан взнослар түләнә торган ел башына билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән (МРОТ) тора. Законда билгеләнгән срокта түләнмәгән иминият взнослары недоимка дип таныла һәм ул мәҗбүри рәвештә түләнергә тиеш. Шуңа күрә аны алдан түләп куярга кирәк.

2011 нче елда иминият елы бәясе минималь хезмәт хакыннан һәм Фондларга иминият взносларының гамәлдәге ставкаларыннан чыгып исәпләнә (ПФР - 26%, ФФОМС - 3,1%, ТФОМС - 2%), ПФРга әлеге сумма 13509,6 сум; ФФОМСка - 1610,76 сум; ТФОМСка 1039,20 сум тәшкил итә. Акчаны бер тапкыр яки ел дәвамында берничәгә бүлеп күчерергә була.

Взнослар һәр Фондка аерым түләү поручениеләре белән түләнә, ә мәҗбүри пенсия страхованиесенә - страховать итүче 1967 нче елгыдан яшьрәк булса, иминият һәм туплана торган өлеш-ләргә аерым-аерым.

Түләү документлары формасын, взнослар түләү реквизитларын һәм бюджет классификациясе кодларын теркәлү урыны буенча Россия Пенсия фонды идарәсеннән яки www. pfrf.ru. һәм www. pfrrt.ru сайтыннан алырга була.

Түләү документларын тутыру өчен www.pfrrf. ru сайтына мөрәҗәгать итәргә һәм ике үлчәүле штрих-кодлы квитанцияне күчерергә була. Аның буенча республикадагы эре банкларда түләргә мөмкин. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында uslugi.tatar.ru, шулай ук банк картасыннан файдаланып, иминият взносларын кулдан акча бирмичә түләү мөмкинлеге тормышка ашырылды.

Шунысын истә тотарга кирәк, № 212-ФЗ Федераль законы финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып бармаучы шәхси эшмәкәрләрне Россия Пенсия фондына һәм мәҗбүри медицина страхованиесе фондларына иминият взнослары түләүдән азат итүне күздә тотмый. Шәхси эшмәкәр иминият взносларын шәхси эшмәкәр статусы алган вакыттан башлап, эшмәкәрлек эшчәнлеген туктату белән бәйле рәвештә шәхси эшмәкәр-ләрнең Бердәм дәүләт реестрыннан төшергәнгә кадәр түли.

Мәҗбүри пенсия страхованиесенә иминият взнослары - һәр кешегә аерым кайтарып бирелә торган мәҗбүри түләүләр, алар Пенсия фондына түләнә һәм страховать ителгән һәр кешенең шәхси счетына күчерелеп, пенсия билгеләгәндә исәпкә алына.

Пенсия фондының Биектау районындагы идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев