Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • ВАКЫТЫНДА ТҮЛӘҮ МӘҖБҮРИ!

    2010 нчы елның 1 нче гыйнварыннан Россиядәге эш бирүчеләр бердәм социаль салым урынына Пенсия фондына, мәҗбүри медицина һәм социаль страхование фондларына иминият взнослары түли башладылар. Мәҗбүри пенсия һәм медицина страхованиесенә иминият взносларын дөрес исәпләүгә һәм түләүгә контрольне Россия Пенсия фонды һәм аның территориаль органнары, ә социаль страхование системасына килә торган...

    2010 нчы елның 1 нче гыйнварыннан Россиядәге эш бирүчеләр бердәм социаль салым урынына Пенсия фондына, мәҗбүри медицина һәм социаль страхование фондларына иминият взнослары түли башладылар.
    Мәҗбүри пенсия һәм медицина страхованиесенә иминият взносларын дөрес исәпләүгә һәм түләүгә контрольне Россия Пенсия фонды һәм аның территориаль органнары, ә социаль страхование системасына килә торган взносларга контрольне социаль страхование фонды тормышка ашыра. Россия Пенсия фондының Биектау районындагы идарәсе закон нигезендә мәҗбүри пенсия һәм медицина страхованиесенә иминият взносларының эш бирүче тарафыннан ай саен 15еннән дә соңга калмыйча күчерелергә тиешлеген искә төшерә. Исәпләнгән, әмма үз вакытында түләнмәгән иминият взнослары недоимка дип санала һәм алар түләттерелергә тиеш.
    Ничек кенә кызганыч тоелмасын, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте, "Серп и молот", "Дөбъяз коммуналь челтәре", "Экоскин" җаваплылыгы чикле ширкәтләре, «Нур-1» системасына караган предприятиеләр һәм башка кайберәүләр түләү тәртибен бозалар.
    Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча Биектау районы хакимиятенә караган ведомствоара комиссия утырышында атна саен иминият взносларын түләү мәсьәләсе карала һәм аңа взнос түләмәүчеләр чакырыла. Шулай ук Пенсия фонды идарәсе оешмалар һәм шәхси предприятиеләр мөлкәте хисабына недоимканы алу буенча суд приставлары хезмәте белән берлектә дә эшли.
    Иминият взносларын үз вакытында түләмәү яки өлешчә түләү страховать ителгән кешеләрнең пенсия хокукларын боза. Шуңа күрә дә эш бирүченең Пенсия фондына, медицина, социаль страхование фондларына иминият взносларын үз вакытында һәм тулысынча түләү бурычы аңа закон нигезендә йөкләнгән.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: