Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Тупланган акчалар югалмый, ул мирасчыларга тапшырыла

2011 нче ел башыннан РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлеге хокукларны кабул итүчеләргә 17,5 миллион сум пенсия тупланмалары акчасын түләде. Әлеге чор дәвамында тиешле гаризалар белән Пенсия фондына страховать ителүчеләрнең хокукларын кабул иткән 2,5 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итте, дип белдерде Пенсия фондының ТРдагы бүлеге идарәчесе. Исегезгә төшерәбез: хокук кабул...

2011 нче ел башыннан РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлеге хокукларны кабул итүчеләргә 17,5 миллион сум пенсия тупланмалары акчасын түләде.
Әлеге чор дәвамында тиешле гаризалар белән Пенсия фондына страховать ителүчеләрнең хокукларын кабул иткән 2,5 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итте, дип белдерде Пенсия фондының ТРдагы бүлеге идарәчесе.
Исегезгә төшерәбез: хокук кабул итүчеләр пенсия тупланмасы акчасын түләү турындагы гариза белән Пенсия фондының территориаль органына страховать ителгән кеше вафатыннан соң 6 ай дәвамында мөрә-җәгать итәргә тиешләр. Бу вакытта пенсия тупланмалары страховать ителгән кеше аңа хезмәт пенсиясенең тупланмалы өлеше билгеләнгәнгә кадәр үлгән очракта гына мирас булып күчә ала.
Хокук кабул итүче үлгән кешенең туганы булмаска да мөмкин. Страховать ителүче конкрет берәү яки, һәркемнең өлешен билгеләп, берничә кеше файдасына гариза биргән очракта шулай эшләнә. Мондый гаризаны тору урыны буенча Пенсия фонды идарәсендә язарга була.
Әгәр дә кеше пенсия тупланмалары акчасын бү-леп бирү турында гариза язмаган булса, аның хокукын кабул итүчеләр закон нормалары нигезендә билгеләнә. Беренче чираттагылар - балалары, шул исәптән уллыкка-кызлыкка алынганнары, ире яки хатыны, әти-әниләре. Мондый туганнары булмаса, пенсия тупланмалары икенче чираттагыларга - абый-апаларына, эне-сеңелләренә, әби-бабайларына һәм оныкларына бирелә.
Вафат булган кеше пенсияне дәүләт белән уртак финанслау Программасында катнашкан булса, Программа кысаларындагы барлык взнослары һәм дәүләтнең уртак финанслау акчалары шулай ук аның хокукын кабул итүчеләргә тапшырыла.
Хокук кабул итүчеләргә түләнгән пенсия тупланмалары акчаларына физик затлар кереме салымы салынмый.
Пенсия тупланмаларын мирас итеп алу тәртибе белән җентекләбрәк танышу, шулай ук гариза бланкларын алу өчен Россия Федерациясе Пенсия фондының "Хокук кабул итүчеләргә пенсия тупланмаларын түләү" бүлегендәге сайтны карарга мөмкин.
Мирас кабул итүче-ләрдән гаризалар Пенсия фондының Биектау районындагы идарәсендә клиентлар хезмәтендә кабул ителә.
Телефон аша алдан язылырга мөмкин. Телефоннар - 074, 2-30-90.
Пенсия фонды идарәсе.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X