Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Тарифлар үзгәрә

Иминият кертемнәре түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен иминият кертемнәренең гомуми билгеләнгән тарифларына күчү № 212-ФЗ Федераль законның 58 нче статьясы 2 өлеше белән билгеләнгән түбәнәйтелгән тарифларны куллану вакыты бетүгә бәйле рәвештә, 2015 елның 1 гыйнварыннан иминият кертемнәренең гомуми билгеләнгән тарифларына (мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә - 22%, мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә - 5,1%) түбәндәге...

Иминият кертемнәре түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен иминият кертемнәренең гомуми билгеләнгән тарифларына күчү № 212-ФЗ Федераль законның 58 нче статьясы 2 өлеше белән билгеләнгән түбәнәйтелгән тарифларны куллану вакыты бетүгә бәйле рәвештә, 2015 елның 1 гыйнварыннан иминият кертемнәренең гомуми билгеләнгән тарифларына (мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә - 22%, мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә - 5,1%) түбәндәге категориядәге түләүчеләр күчә:

- авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр - РФ Салым кодексының 346.2 статьясында күрсәтелгән критерийларга җавап бирүчеләр;

- бердәм авыл хуҗалыгы салымын кулланучы оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр;

- иминият кертемнәре түләүчеләр - I, II яки III төркем инвалидлары булып торучы физик затларга акча һәм бүтән төрле түләүләр биреп баручылар;

- инвалидларның иҗтимагый оешмалары;

- устав капиталлары тулысынча инвалидларның иҗтимагый оешмалары кертемнәреннән торган һәм алардагы инвалидларның исемлек буенча уртача саны 50 проценттан ким булмаган, ә хезмәткә түләү фондында инвалидларның хезмәт хакы өлеше 25 проценттан ким булмаган оешмалар;

- белем бирү, мәдәни, дәвалау-сәламәтләндерү, физкультура-спорт, фәнни, мәгълүмати һәм башка төрле социаль максатларга ирешү өчен, шулай ук инвалидларга, инвалид балаларга һәм аларның әти-әниләренә (законлы башка вәкилләренә) хокукый һәм бүтән ярдәм күрсәтү өчен, мөлкәте инвалидларның иҗтимагый оешмалары булган бердәнбер милекче тарафыннан булдырылган учреждениеләр;

- иминият кертемнәре түләүчеләр - массакүләм мәгълүмат чараларын җитештерү, дөньяга (эфирга) чыгару һәм (яки) бастырып чыгару белән шөгыльләнүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев