Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Стаж турында мәгълүмат

2015 нче елның 1 гыйнварыннан "Иминият пенсияләре турында"гы Федераль закон (28.12.2013, № 400-ФЗ) үз көченә керә. Ул гражданнарның пенсиягә хокукларын формалаштыруның һәм мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе системасында пенсияләр исәпләүнең яңа тәртибен кертәчәк. Законның 14 нче статьясы буенча, иминият стажын санаганда, гражданнарның эшләгән периодлары шәхси (персональләштерелгән) исәпкә алу мәгълүматлары нигезендә раслана. Бу...

2015 нче елның 1 гыйнварыннан "Иминият пенсияләре турында"гы Федераль закон (28.12.2013,
№ 400-ФЗ) үз көченә керә. Ул гражданнарның пенсиягә хокукларын формалаштыруның һәм мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе системасында пенсияләр исәпләүнең яңа тәртибен кертәчәк.

Законның 14 нче статьясы буенча, иминият стажын санаганда, гражданнарның эшләгән периодлары шәхси (персональләштерелгән) исәпкә алу мәгълүматлары нигезендә раслана. Бу мәгълүматлар мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе системасында иминиятләштерелгән кешенең шәхси лицевой счетында күрсәтелергә тиеш.

Хәзерге вакытта Пенсия фонды иминиятләштерелгән кешеләрнең шундый лицевой счетларын ачыклады: аларда 2002 нче елга кадәрге стаж турында мәгълүматлар юк. Мәгълүматларның иминиятләштерелгән кешенең шәхси лицевой счетында булмавы киләчәктә аның алачак пенсиясе күләменә тәэсир итәргә мөмкин.

Социаль гарантияләрне тәэмин итү һәм РФ мәҗбүри пенсия иминиятләштерү системасында иминиятләштерелгән кешенең пенсиягә хокукларын максималь рәвештә исәптә тоту өчен, Татарстан Республикасының Биектау районындагы Пенсия фонды идарәсе белгечләре 800 эшләмәүче кешегә, 502 шәхси эшмәкәргә, районның 429 эш бирүчесенә, иминиятләштерелгән кешеләрнең пенсиягә 2002 елның 1 нче гыйнварына кадәр алган хокуклары турындагы мәгълүматны тапшыруларын үтенеп, уведомление җибәрде. Шундый уведомление алган барлык гражданнарга, паспорт, хезмәт кенәгәсе, хәрби билет, белешмәләр һәм стаж турында тиешле мәгълүмат язылган башка төрле документларын алып, Биектау районындагы Пенсия фонды идарәсенә килергә кирәк. Пенсия фонды белгечләре документларга хокукый бәяләү үткәрер һәм булган мәгълүматларны махсус формага күчерергә булышыр.

Реклама

Пенсия фондыннан шәхси счетларында 2002 нче елга кадәрге чорга стажы турындагы мәгълүматлар булмаган хезмәткәрләренең исемлеген алган эш бирүчеләрнең тиз арада әлеге кешеләрнең СЗВ-К формасын тапшырулары зарур.

Мәгълүматлар җыю буенча мондый эш гражданнарның пенсиягә барлык хокуклары бу хокукларны балларга күчергәндә исәпкә алынсын өчен башкарыла (пенсия баллар белән яңа формула буенча киләсе елдан ук исәпләнә башлаячак). Стаж турында мәгълүматлар булмау хезмәт пенсиясенә хокукны билгеләгәндә чагылыш табарга һәм булачак пенсия күләменә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

ТР Биектау районындагы Пенсия фонды идарәсе белгечләренә Биектау авылы, Үзәк урам, 7 "а" адресы буенча яки (84365) 3-16-13 телефоны аша сораулар бирергә, мөрәҗәгать иткәндә кирәк булачак документларның исемлеген ачыкларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев