Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Шәхси эшмәкәр, түлә һәм отчетыңны тапшыр!

Татарстан Республикасының Биектау районындагы Пенсия фонды мәҗбүри пенсия страхованиесе буенча шәхси эшмәкәрләр түләргә тиешле иминият взносының күләме 2014 елдан түләүченең күпме керем алуына бәйле булуын исегезгә төшерә. Барлык шәхси эшмә-кәрләр дә 2014 елның 31 декабренә кадәр мәҗбүри пенсия страхованиесенә 17300 сум (керемнең күпме булуына бәйсез рәвештә), мәҗбүри медицина страхованиесенә 3400...

Татарстан Республикасының Биектау районындагы Пенсия фонды мәҗбүри пенсия страхованиесе буенча шәхси эшмәкәрләр түләргә тиешле иминият взносының күләме 2014 елдан түләүченең күпме керем алуына бәйле булуын исегезгә төшерә.

Барлык шәхси эшмә-кәрләр дә 2014 елның 31 декабренә кадәр мәҗбүри пенсия страхованиесенә 17300 сум (керемнең күпме булуына бәйсез рәвештә), мәҗбүри медицина страхованиесенә 3400 сум түләргә тиеш иделәр.

Әгәр дә шәхси эшмәкәрнең 2014 елда алган кереме 300000 сумнан артып китсә, бу очракта, 2015 елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча, иминият взнослары түләүченең 300000 сумнан арткан керем суммасыннан өстәмә рәвештә 1% (әмма иң түбән 8 хезмәт хакыннан (МРОТ), ягъни 138627,84 сумнан күбрәк түгел) түләү зарур.

Мәсәлән: шәхси эшмәкәр 2014 елда 1 млн. сум керем алды, ди.

1000000-300000=700000 сум.
700000*1%=7000 сум.

Шушы 7000 сумны 2015 елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча, КБКга иминият өлешенә түләр-гә кирәк.
Иминият взнослары суммасы салым органнарының шәхси эшмәкәрләрнең 2014 елдагы эшчәнлектән алынган керемнәре турында Пенсия фондына тапшырган мәгъ-лүматларыннан чыгып исәпләнә.

Шуның белән бәйле рәвештә теркәүче органда исәптә торучы шәхси эшмәкәрләрнең барысына да 2014 ел өчен салым органына отчет (шул исәптән эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыль-ләнмәгән очракта нульле форманы да) тапшырырга кирәк.
2014 елгы эшмәкәрлек эшчәнлегеннән алынган керемнәр турындагы мәгълүматларны салым органнары Пенсия фондына 2015 елның 15 июненнән дә соңга калмыйча җибәрәчәк. Пенсия фондына өстәмә иминият взнослары 2015 елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Шунлыктан, шәхси эш-мәкәрләргә түләү өчен иминият взнослары суммасын үзләренә исәпләп чыгарырга туры киләчәк.

Әгәр дә шәхси эшмәкәр салым органнарына отчетын тапшырмаса һәм шуның белән бәйле рәвештә Пенсия фондында аның керемнәре турындагы мәгълүмат булмаса, иминият түләүләре чик суммада - иң түбән хезмәт хакының сигезләтә күләмендә, ягъни 138627,84 сум алыначак.

2015 елда шәхси эшмә-кәрлек эшчәнлеген туктатырга җыенучыларның игътибарын аларның да 2014 ел өчен дә, шулай ук 2015 ел өчен дә салым декларациясе тапшырырга тиеш булуларына юнәлтәбез. Әгәр дә алар моны эшләмәсәләр, Пенсия фонды гамәлдәге закон нигезендә алардан чик сумма күләмендә, ягъни һәр ел өчен 138600 сум иминият взносы таләп итәргә мәҗбүр булачак.

Кызыксындырган сораулар белән (884365) 3-11-43, (884365) 3-11-44 телефоннары буенча мөрә-җәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев