Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

“СафПласт” – иң күп акча күчерүче

Россия Федерациясе Пенсия фонды "Мәҗбүри пенсия страхованиесе буенча иң яхшы страховать итүче" дигән Бөтенроссия конкурсына йомгак ясады. Эшләүчеләр саны 100 дән 500гә кадәр булган страховать итүчеләр категориясендә Биектау районы страхователе - "СафПласт" җаваплылыгы чикле ширкәте җиңүче дип танылды. 2012 нче елның 20 нче июнендә тантаналы шартларда шушы ширкәтнең генераль директоры...

Россия Федерациясе Пенсия фонды "Мәҗбүри пенсия страхованиесе буенча иң яхшы страховать итүче" дигән Бөтенроссия конкурсына йомгак ясады.
Эшләүчеләр саны 100 дән 500гә кадәр булган страховать итүчеләр категориясендә Биектау районы страхователе - "СафПласт" җаваплылыгы чикле ширкәте җиңүче дип танылды. 2012 нче елның 20 нче июнендә тантаналы шартларда шушы ширкәтнең генераль директоры Андрей Алексеевич Евсеевка Россия Пенсия фондының Мактау грамотасы тапшырылды.
"СафПласт" Россия Федерациясендә кәрәзле поликарбонат эшләп чыгаручы зур ширкәт. Предприятие продукциясе югары технологияләргә нигезләнеп чыгарыла һәм Татарстан, Россия икътисадында модернизацияләү үрнәге булып тора.
Ширкәттә страховать ителгән кешеләр саны 192. Узган 2011 нче елда әлеге страховать итүче мәҗбүри пенсия һәм медицина страхованиесенә 15,5 млн. сум акча исәпләп билгеләде. Бу акчалар ел дәвамында үз вакытында һәм тулысынча күчерелде. Исәп-хисап ведомостьлары һәм шәхси мәгълүматлар расланган график нигезендә тапшырыла. Киләчәктә дә, район халкы мәнфәгатьләрен күздә тотып, уңышлы хезмәттәшлек итәрбез, дип өметләнәбез. Булдырдыгыз, шулай дәвам итегез!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев