Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

ПФР ОТЧЕТ КАБУЛ ИТӘ БАШЛАДЫ

2012 елның 1 октябреннән Россия Федерациясе Пенсия фонды 2012 елның 9 ае өчен эш бирүчеләрдән берүк вакытта мәҗбүри пенсия һәм медицина страхованиесенә исәпләнгән һәм түләнгән страховой взнослары буенча Расчетларны, шулай ук индивидуаль (персонификация-ләнгән) учет мәгълүматларын кабул итә башлады. Предприятиеләр Россия Пенсия фондының территориаль органнары тарафыннан эшләнгән график нигезендә, ләкин 2012...

2012 елның 1 октябреннән Россия Федерациясе Пенсия фонды 2012 елның 9 ае өчен эш бирүчеләрдән берүк вакытта мәҗбүри пенсия һәм медицина страхованиесенә исәпләнгән һәм түләнгән страховой взнослары буенча Расчетларны, шулай ук индивидуаль (персонификация-ләнгән) учет мәгълүматларын кабул итә башлады.
Предприятиеләр Россия Пенсия фондының территориаль органнары тарафыннан эшләнгән график нигезендә, ләкин 2012 елның 15 ноябреннән дә соңга калмыйча отчет бирәләр.
Страховать итүчеләр һәм Россия Пенсия фонды органнары арасында электрон документлар әйләнешен кертү оешмаларның да, Россия Пенсия фондының территориаль органнарының да отчетны кабул итү һәм эшкәртү мәшәкатьләрен киметә, страховать итүчеләр тарафыннан отчет бирүнең оперативлыгын һәм үз вакытында башкарылуын тәэмин итә. Электрон-санлы имза белән отчетны тапшыру шул очракта зарур, әгәр страховать итүченең хезмәткәрләре саны 50 кешедән артса ( 2010 елда бу норма 100 дән артык кеше тәшкил итте). Пенсия фонды электрон төрдә отчет бирүне, үзләрендә ким дигәндә 50 кеше эшләүче страховать итүчеләргә дә киңәш итә.
Документларның формалары, электрон төрдә отчетны тутыру, аларны тутыру буенча инструкцияләр, Россия Пенсия фонды органнарына график буенча аны тапшыру сроклары турында һәм башка сораулар буенча мәгълүмат www.pfrt.ru сайтының баш битендәге "Все для представления отчетности" баннерында урнашкан.
Берүк вакытта отчетны ике төрдә кабул итү хаталар күләмен киметү һәм бирелә торган отчетның сыйфатын күтәрү максатыннан чыгып башкарыла. Исегезгә төшерәбез, 2012 елдан эш бирүчеләргә квартал саен ПФР һәм ФОМС га страховой взнослар буенча отчетны тапшырү гына түгел, персонификацияләнгән учет буенча мәгълүматны да тапшыру зарур. Переучет буенча мәгълүматларны квартал саен тапшыру гражданнарның пенсия хокуклары турында мәгълүматларны яңарту һәм тулыландыру максатыннан чыгып эшләнә (аларның хезмәт пенсиясенең тупланмалы өлешен дә кертеп).
Бу, үз чиратында, страховать ителгән затларның аларга пенсия билгеләгәндә исәпкә алына торган пенсия хокуклары турында мәгълүматларның тулылыгына йогынты ясаячак.
Пенсия фонды отчетны әзерләүне соңгы көнгә кадәр китереп җиткермәскә һәм аны үз вакытында тапшырырга киңәш итә. Отчетны тапшыру срокларын бозган страховой взносларын түләүчеләргә карата закон штраф санкцияләрен куллануны карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев