Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Пенсиясенә социаль өстәмә алу хокукына кемнәр ия?

Агымдагы елда Татарстан Республикасында пенсионерларның яшәү минимумы 5912 сум тәшкил итә, ә 2015 нче елда ул 6310 сум булачак. Пенсия яшәү минимумыннан ким булса, аны шул дәрәҗәгә җиткерү өчен ике очракта Федераль социаль өстәмә түләнә. Алда әйтелгәнчә, пенсияләр ике очракта артырга мөмкин: - беренчесе - пенсионер беркайда да эшләмәсә (ягъни...

Агымдагы елда Татарстан Республикасында пенсионерларның яшәү минимумы 5912 сум тәшкил итә, ә 2015 нче елда ул 6310 сум булачак. Пенсия яшәү минимумыннан ким булса, аны шул дәрәҗәгә җиткерү өчен ике очракта Федераль социаль өстәмә түләнә.

Алда әйтелгәнчә, пенсияләр ике очракта артырга мөмкин:
- беренчесе - пенсионер беркайда да эшләмәсә (ягъни рәсми рәвештә теркәлгән хезмәт эшчәнлеге булмаса);
- икенчесе - гражданинның матди тәэмин ителешенең гомуми күләме агымдагы финанс елына төбәктә пенсионерларга билгеләнгән яшәү минимумыннан кимрәк сумма тәшкил итсә.

Пенсионерның матди тәэмин ителешенең гомуми суммасы түбәндәге түләүләрдән чыгып билгеләнә:
- пенсия,
- өстәмә матди (социаль) тәэмин ителеш,
- айлык акчалата түләү (социаль хезмәтләр тупланмасын да кертеп),
- закон нигезендә акчалата билгеләнгән социаль ярдәм чаралары (бер тапкыр күрсәтелә торган социаль ярдәм чараларыннан тыш).

Матди тәэмин ителешнең гомуми суммасын исәпләгәндә пенсионерга Россия Федерациясе законнары, шулай ук Федерация субъекты законнары нигезендә билгеләнгән акчалата тү-ләүләр суммасы исәпкә алына.

Әгәр дә күрсәтелгән сумма пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк булса, аңа федераль социаль өстәмә тиеш.
Эшмәкәрлек эшчәнлеге белән мәшгуль пенсионерларның федераль социаль өстәмәгә хокуклары юк. Федераль социаль өстәмәгә хокукны пенсия алучы һәм уку йортыннан чыгарылган, яисә читтән торып уку формасына күчкән, шулай ук уку чорында эшкә урнашкан студентлар да югалта. Федераль социаль өстәмә түләүне вакытлыча яки бөтенләйгә туктату шартлары килеп туганда пенсионер бу турыда кичектергесез рәвештә Пенсия фондының территориаль органына хәбәр итәргә тиеш.
Пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү билгеләтү өчен гариза язарга һәм аны пенсионер шәхесен, аның яшәү (тору) урынын раслаган документ, эшеннән китү турындагы язма булган хезмәт кенәгәсе, СНИЛС (шәхси лицевой счетның иминият номеры) белән Пенсия фондының Биектау районындагы идарәсенә китереп бирергә кирәк.

Реклама

Әгәр дә пенсионер федераль социаль өстәмәгә булган хокукын югалтмаса, әмма аны пенсия индексацияләнү (ягъни гомуми кереме пенсионерның яшәү минимумыннан артып киткәндә) сәбәпле алмый башласа, яшәү минимумы артканнан соң пенсиягә социаль өстәмә гариза бирмичә дә яңартыла.

Игътибар! Пенсиягә федераль социаль өстәмә барлык кирәкле документлар теркәлгән гариза белән мөрәҗәгать иткән айдан соң башланучы айның 1сеннән билгеләнә.

Белешмәләр өчен телефоннар: 074, 3-16-13.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев