Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Пенсияне – өйдән чыкмыйча гына

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлеге пенсия билгеләүгә гаризаларны электрон рәвештә кабул итә. Шулай итеп, бүген татарстанлыларның пенсия билгеләүне сорап, Интернет аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Иминият пенсияләрен, дәүләт тәэминаты пенсияләрен һәм тупланма пенсияне билгеләү турындагы гариза иминиятләштерелгән кешенең РПФ сайтындагы (www. pfrf.ru) "Шәхси кабинет"ы аша бирелә. Пенсия билгеләү өчен...

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлеге пенсия билгеләүгә гаризаларны электрон рәвештә кабул итә. Шулай итеп, бүген татарстанлыларның пенсия билгеләүне сорап, Интернет аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар.

Иминият пенсияләрен, дәүләт тәэминаты пенсияләрен һәм тупланма пенсияне билгеләү турындагы гариза иминиятләштерелгән кешенең РПФ сайтындагы (www. pfrf.ru) "Шәхси кабинет"ы аша бирелә. Пенсия билгеләү өчен мөрәҗәгать итүнең мондый ысулы Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә шәхсән үзе баруны гражданинга мәҗбүри итеп куймый.

2015 нче елда, РПФга барып тормыйча гына, 14 меңнән артык кеше пенсионер булды инде, ә 7,5 мең пенсионер пенсияне китереп бирү ысулын сайлады яисә үзгәртте.

Пенсияне Кабинет аша билгеләү өчен, берничә адым ясарга кирәк: гариза бирүче турында кайбер мәгълүматларны күрсәтергә, пенсиянең төрен һәм аны бирү ысулын сайларга. Әгәр РПФ белгечләренә, пенсияне тулы күләмдә үз вакытында билгеләү өчен, өстәмә мәгълүматлар кирәк булса, йә телефон номерын, йә электрон почта адресын күрсәтү мөмкинлеге күздә тотылган.

Пенсия фонды бүлегенә шәхсән баргандагы кебек үк, пенсия билгеләү турындагы гаризаны гражданин пенсиягә хокук аласы көнгә кадәр бер ай алдан Интернет аша бирергә мөмкин.

Шунысын әйтү мөһим: пенсия күләмен исәпләү нигезендә эшләү чорлары, эш урыннары, эш бирүчеләр исәпләгән, ПФР карамагында булган иминият кертемнәре күләме турындагы мәгълүматлар ята. Иминиятләштерел-гән затның "Шәхси кабинеты"нда "Пенсиягә формалаштырылган хокуклар турында" сервисында тулысынча китерелгән бу мәгълүматларны РПФ эш бирүчеләрдән ала һәм шулардан пенсиягә хокукларның персональ-ләштерелгән базасын төзи. Анда һәр эшләүче гражданинның үз шәхси пенсия счеты була. Шуңа күрә әгәр гражданин ниндидер мәгълүматлар исәпкә алынмаган яки исәпкә алыну тулы күләмдә түгел дип саный икән, аның, мәгълүматларны төгәлләштерү өчен эш бирүчегә алдан ук мөрәҗәгать итеп, аларны РПФга тапшыру мөмкинлеге барлыкка килә.

Исегезгә төшерәбез: "Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты" дигән электрон сервисны Пенсия фонды 2015 нче ел башында эшләтеп җибәрде. Ул пенсиягә чыгар вакыты җитеп ки-лүче гражданнарга үз-ләренең пенсиягә формалаштырылган хокукларын реаль вакыт режимында белү мөмкинлеге бирә. "Кабинет"та кулланучы турында персональ мәгълүматлар булганга күрә, Тәңгәлләштерү һәм аутентификация бердәм системасында (ЕСИА) яки Россиянең дәүләт хезмәтләре күрсәтү сайтында теркәлгән барлык кулланучылар аннан файдалана ала. Эшли башлаганнан бирле, бу сервистан миллионнан артык кеше файдаланган инде.

"Шәхси кабинет"та һәр гражданин үзенең РПФ-дагы шәхси счетында исәпкә алынган пенсия баллары (индивидуаль пенсия коэффициентлары) саны һәм стажының зурлыгы турында белә ала. Болар - пенсиягә хокукларны формалаштыру һәм иминият пенсиясе күләмен исәпләү тәртибенә (бу тәртип Россиядә 2015 нче елның 1 гыйнварыннан кертелде) тәңгәл рәвештә, булачак иминият пенсиясе күлә-менә тәэсир итүче төп параметрлар", - ди Россия пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлеге белгечләре.

Бу сервис гражданинга 2015 нче елда ничә балл язылырга мөмкин булуын белергә мөмкинлек бирә. Моның өчен хезмәттән алына торган керемнең булыр дип уйланылган айлык күләмен (салымны чигермичә) "Шәхси кабинет"тагы тиешле "тәрәзә"-гә кертергә генә кирәк.

"Кабинет"та бөтен кешегә билгеле булган пенсия калькуляторының камилләштерелгән версиясеннән файдаланырга була. Яңа версиядә ул пенсиягә хокукларның инде пенсия балларында формалаштырылганын һәм эш стажын исәпкә ала. Аның төп бурычы, элеккечә үк, пенсиягә хокукларны формалаштыру һәм иминият пенсиясен исәпләү тәртибен аңлату, шулай ук иминият пенсиясе күләменә хезмәт хакының зурлыгы, эш стажы, пенсия белән тәэмин итүнең сайлап алынган варианты, чакырылыш буенча хәрби хезмәт, бала карау өчен отпуск һ.б. кебек күрсәткечләрнең ничек тәэсир итүен күрсәтеп бирү булып кала.

РПФның "кайнар линия"се: 8-800-510-5555.
РПФның ТРдагы бүлеге "кайнар линия"се: (843)279-27-27
Интернет-сайтлар: www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru.
Социаль челтәрләр: vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt.
Микроблог: twitter.com/PFR_TATARSTAN
РПФның ТРдагы бүлеге матбугат хезмәте: (843)279-25-13, 279-25-14, 279-25-11. E-mail:
pressa.pfr@gmail.com.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев