Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • ПЕНСИЯНЕ УРТАК ФИНАНСЛАУ

    2008 елның 1 октябреннән 30.04.2008 ел, № 56-ФЗ "Хезмәт пенсиясенең тупланулы өлешенә өстәмә иминият взнослары һәм пенсия тупланмаларын булдыруга дәүләт ярдәме турында"гы Федераль закон үз көченә керде. Ул гражданнарның пенсия белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен күтәрү максаты белән дәүләт тарафыннан ирекле пенсия тупланмаларын стимуллаштыру системасын гамәлгә кертә. Пенсиянең тупланмалы өлеше -...

    2008 елның 1 октябреннән 30.04.2008 ел, № 56-ФЗ "Хезмәт пенсиясенең тупланулы өлешенә өстәмә иминият взнослары һәм пенсия тупланмаларын булдыруга дәүләт ярдәме турында"гы Федераль закон үз көченә керде.
    Ул гражданнарның пенсия белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен күтәрү максаты белән дәүләт тарафыннан ирекле пенсия тупланмаларын стимуллаштыру системасын гамәлгә кертә.
    Пенсиянең тупланмалы өлеше - картлыгыңны тәэмин итү өчен иң ышанычлы алымнарның берсе. Иминият өлеше эш бирүченең намуслылыгына, база өлеше илдәге икътисади хәлгә бәйле, һәм бары тик тупланулы өлеш кенә, аеруча керемле итеп инвестицияләсәң, бары үзеңнән генә тора.
    Булачак пенсиясен арттырырга теләгән кеше 2009 нчы елның 1 гыйнварыннан аның тупланулы өлешенә өстәмә взнослар кертә алды. Ул өстәмә взносларның күләмен үз теләге буенча үзгәртә яки үзенә уңайлы вакытта түләүләрне яңарта ала. Пенсияләренең тупланулы өлешен үзләре булдырырга теләүчеләрнең яше закон белән чиклән-мәгән. Дәүләт уртак финанслауны, программа кысаларында ирекле взносларны түләгән елдан соң килүче елдан башлап, 10 ел дәвамында тормышка ашырачак. Эшләүченең еллык взносы 2 мең сумнан ким булмаганда дәүләт аның шәхси лицевой счетына ирекле взносларның һәр мең сумына бер мең сум күчерә, әмма күчерүләр елына 12 мең сумнан артмый.
    Пенсия яшенә җитеп тә, эшләүләрен дәвам итүчеләр һәм пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итмәүчеләр өчен дәүләтнең уртак финанслау Программасында катнашуның аерым шартлары тудырылган. Гражданнарның әлеге категориясе өчен пенсиянең тупланулы өлешенә дәүләт взносы аларның шәхси взносы суммасын дүрт тапкыр арттырачак, ягъни ирекле взносларның һәр мең сумына дүрт мең сум өстәячәк, әмма күчерүләр елына 48 мең сумнан артмаячак. Шулай итеп, гражданнарның әлеге категориясе өчен пенсиянең тупланулы өлешенә барачак еллык иң зур сумма, үз взносларын исәпкә алып, 60 мең сум тәшкил итәчәк.
    Пенсия тупланмаларын булдыруда дәүләт ярдәмен алу хокукын тормышка ашыру өчен кеше хезмәт пенсиясенең тупланулы өлешенә өстәмә иминият взнослары түләү максатында мәҗбүри пенсия страхованиесе буенча үзе теләп хокук мөнә-сәбәтләренә керү турында гариза бирергә тиеш. Гариза бирү срогы 2008 нче елның 1 октябреннән 2013 нче елның 1 октябренә кадәр чикләнгән.
    Гаризаны Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль органына эш бирүчең, Пенсия фонды имзаларны үзара раслау турында килешү төзегән оешма аша, яисә тору урыны буенча үзең барып бирергә була.
    Пенсия тупланмаларын дәүләт белән уртак финанслау Программасы кысаларында хезмәт пенсиясенең тупланулы өлешенә күчерелгән барлык взнослар кешенең пенсия тупланмалары акчасы составына кертелә. Алар кешенең шәхси лицевой счетына күчерелә һәм ел саен инвестицияләнергә, шулай ук, кеше пенсия билгеләнгәнгә кадәр үлгән очракта, аның хокукын кабул итүчеләргә мирас булып күчәргә тиеш.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: