Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Пенсиягезне арттыру мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

"Пенсия фондының ТР Биектау районындагы идарәсе" дәүләт учреждениесе Пенсияне дәүләт финанслашуы программасында катнашучыларга шуны искәртә: пенсия тупланмаларына дәүләттән дә финанс өстәлсен өчен, 2014 нче ел азагына кадәр хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә беренчел кертемне күчерергә кирәк. Кертемнәрнең уртак финанславына эләгә торган иң зур суммасы елга 12 мең сум тәшкил итә. Дәүләт...

"Пенсия фондының ТР Биектау районындагы идарәсе" дәүләт учреждениесе Пенсияне дәүләт финанслашуы программасында катнашучыларга шуны искәртә: пенсия тупланмаларына дәүләттән дә финанс өстәлсен өчен, 2014 нче ел азагына кадәр хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә беренчел кертемне күчерергә кирәк.

Кертемнәрнең уртак финанславына эләгә торган иң зур суммасы елга 12 мең сум тәшкил итә. Дәүләт бу акчаны икеләтә арттыра, ягъни гражданинның РПФдагы счетына тагын шулкадәр үк сумма күчә. 2000 сумнан азрак булган кертемнең дәүләт тарафыннан финансланмавын истә тотарга кирәк. Гражданин беренчел кертемне түләгән вакыттан башлап, дәүләт финанславын 10 ел буе алырга мөмкин. Кертемне ел саен түләп барырга гына онытмагыз.

Пенсияне дәүләт финанслашуы программасында катнашучыларның пенсия тупланмасы акчасын түбәндәге очракларда алу мөмкинлеге бар:

беренче тапкыр - картлык буенча хезмәт пенсиясен алуга хокук барлыкка килгәч;

кабаттан - бер тапкыр түләү рәвешендәге (единовременная выплата) пенсия тупланмасы акчасын бирүләрен сорап мөрәҗәгать иткәннән соң 5 ел үткәч. Бу шарт 2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә керә. Шулай итеп, бер тапкыр түләнә торган акчаны 2012, 2013 яки 2014 нче елларда инде алган кешеләр, 2014 нче елда өстәмә иминият кертемнәре түләгән очракта, беренче кат мөрәҗәгать иткән көннән соң 5 ел үткәч, бер тапкыр түләнә торган акчаны кабат алырга хокуклы.

Программа кысаларында кертем акчасын берьюлы түләргә дә, ел дәвамында берничәгә бүлеп түләргә дә мөмкин.

Кертем ясауның берничә юлы бар:

1 нче ысул - банк картасын кулланып, Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (www.uslugi. tatarstan.ru);

2 нче ысул - "Электрон Татарстан" дип аталучы үз-үзеңә хезмәт күрсәтү инфоматлары аша. Бу очракта анда үзең турында мәгълүматлар кертергә кирәк (Ф.И.О. һәм Пенсия фондының иминият таныклыгы (СНИЛС) номеры);

3 нче ысул - кредит бирүче учреждениеләргә квитанция белән мөрәҗәгать итеп. Өстәмә иминият кертемнәрен кредит учреждениеләрендә түләү өчен, үзең белән Пенсия фондының иминият таныклыгы һәм шәхесне раслаучы документ булырга тиешлегенә игътибарыгызны юнәлтәбез.

Тагын да гадирәк юлы - өстәмә кертемнәрне эш урыныгызда гына ясау. Моның өчен, кертемнәрегез суммасын хезмәт хакыгыздан тотып калып, Пенсия фондына күчереп баруны эш бирүчегә йөкләргә кирәк. Эш бирүченең РФ Пенсия фондына кертемнәрне күчергәнме икәнен теләсә кайчан, бухгалтериядән исәп-хисап битен сорап алып, тикшереп карап була.

Пенсиягезне дәүләт катнашында арттыру мөмкинлегеннән файдаланып калыгыз: беренче кертемне 2014 нче елның 25 нче декабренә кадәр түләгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев