Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Пенсия тупланмалары бирелә башлый

    2012 нче елның 1 июленнән Россиядә пенсиянең туплана торган өлешен алу хокукы булган пенсионерлары пенсия тупланмасы акчасын алу мөмкинлегенә ия булачаклар. Аны кешенең тиешле түләүне билгеләүләрен сорап мөрәҗәгать иткән көнгә пенсия тупланмаларын кайда булдыруына карап, Россия Пенсия фонды да, шулай ук дәүләткә карамаган Пенсия фондлары да тормышка ашыра. Пенсия системасындагы...

    2012 нче елның 1 июленнән Россиядә пенсиянең туплана торган өлешен алу хокукы булган пенсионерлары пенсия тупланмасы акчасын алу мөмкинлегенә ия булачаклар.

    Аны кешенең тиешле түләүне билгеләүләрен сорап мөрәҗәгать иткән көнгә пенсия тупланмаларын кайда булдыруына карап, Россия Пенсия фонды да, шулай ук дәүләткә карамаган Пенсия фондлары да тормышка ашыра.

    Пенсия системасындагы үзгәрешләр турында тулырак мәгълүматны Федераль законның 2011 ел, 30 ноябрь, № 360-ФЗ "Түләүләрне пенсия тупланмалары акчасы хисабына финанслау тәртибе турында"гы положениеләреннән алырга була.

    - Пенсия тупланмаларын берьюлы алырга буламы?

    - Закон пенсия тупланмасы акчасын түләүнең берничә төрен билгели. Туплана торган өлеш картлык буенча хезмәт пенсиясе (иминият һәм туплана торган өлешләрне кертеп) күләменә карата 5 һәм аннан кимрәк процент тәшкил иткән гражданин барлык пенсия тупланмаларын берьюлы ала ала. Бу категориягә беренче чиратта алар өчен 2002 нче елдан 2004 нче елга кадәр хезмәт пенсиясенең туплана торган өлешенә иминият взнослары түлән-гән 1953-1966 нчы елгы ир-атлар һәм 1957-1966 нчы елгы хатын-кызлар керә.

    Бер тапкыр түләүгә шулай ук социаль пенсия яки инвалидлык пенсиясе, туендыручысын югалту пенсиясе алучы гражданнар, шулай ук гомуми билгеләнгән пенсия яшенә җиткән (ир-атлар - 60 яшь, хатын-кызлар - 55), зарури иминият стажы булмау (кимендә биш ел) сәбәпле, картлык буенча хезмәт пенсиясе хокукына ия булмаган, пенсияне дәүләт пенсия тәэмин ителеше буенча алучылар да исәп тота ала.

    - Пенсия тупланмаларын алу тәртибе нинди?

    - Аларны ашыгыч пенсия түләве төсендә алырга була.

    Ашыгыч пенсия түләве пенсия тупланмаларын хезмәт пенсиясенең туплана торган өлешенә өстәмә иминият взнослары, эш белән тәэ-мин итүче взнослары, пенсия тупланмаларын булдыруга уртак финанслау взнослары, аларны инвестицияләүдән килгән керемнәр, сертификатка ия булган ана ана капиталын хезмәт пенсиясенең туплана торган өлешен булдыруга юнәлтсә, ана (гаилә) капиталы акчасы (акчаның бер өлеше),
    картлык буенча хезмәт пенсиясен булдыру хокукы барлыкка килгәндә (шул исәптән ашыгыч) аны инвестицияләү кереме хисабына тормышка ашырыла. Мондый пенсия түләвенең дәвамлылыгын кеше үзе билгели, әмма ул 10 елдан ким була алмый.

    Ашыгыч пенсия түләвенең үзенчәлеге шунда, кеше аңа шундый түләүне билгеләгәннән соң үлеп киткән очракта да, акчаның тү-ләнмәгән өлеше аның хокукын кабул итүчеләргә биреләчәк. Пенсиянең туплана торган өлешенә күчерелгән ана капиталының калганы, шулай ук аны инвестиция-ләүдән килгән керем бары тик ана капиталына сертификат буенча хокук кабул итүчеләргә - баланың әтисенә яки баланың/балаларның үзенә биреләчәк.

    - Пенсия составына нинди пенсия тупланмалары кертеләчәк?

    - Россиялеләр пенсия тупланмаларын гадәтләнгән төстә - картлык буенча хезмәт пенсиясенең туплана торган өлеше төсендә алачаклар. 2012 нче елда аның күләме түләүнең көтелә торган чоры - 18 елдан чыгып исәпләнәчәк. Ягъни, 2012 нче елда пенсиянең туплана торган өлеше түләүләренең айлык күләмен алу өчен пенсия тупланмаларының гомуми суммасын (аларны инвестицияләүдән килгән керемнәрне дә исәпкә алып) 216 айга бүләргә кирәк.

    - Пенсия тупланмалары акчасын түләүнең нинди үзенчәлекләре бар?

    - Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ашыгыч пенсия түләве һәм картлык буенча хезмәт пенсиясенең туплана торган өлеше, аларны билгеләгәннән һәм соңгы үзгәртүдән соң, ел саен 1 августта пенсиянең туплана торган өлешенә килгән акчаны исәпкә алып үзгәрте-ләчәк. Пенсия тупланмалары түләүләренең әлеге ике төрен мәгълүм шартларда катнаштырырга мөмкин булачак. Мәсәлән, кешенең пенсия тупланмалары мәҗбүри пенсия страхованиесе шартларында эш бирүче взнослары хисабына булдырылды, ди, бу вакытта гражданин пенсияне дәүләт белән уртак финанслау программасында катнаша
    һәм/яки ана капиталы акчасын пенсиянең туплана торган өлешенә җибәрә. Мондый очракта кешенең ике варианты бар. Беренчесе - пенсия тупланмаларының бөтен суммасын картлык буенча хезмәт пенсиясенең туплана торган өлеше итеп алырга. Икенчесе - эш би-рүче взнослары хисабына булдырылган өлешне кеше мәгълүм бер сроксыз картлык буенча хезмәт пенсиясенең туплана торган өлеше итеп алачак, ә уртак финанслау программасында катнашудан килгән взнослар һәм ана капиталы акчасы, теләгән очракта, - аның срогын мөстәкыйль билгеләп (кимендә 10 ел), ашыгыч пенсия түләве төсендә.

    "Түләүләрне пенсия тупланмалары акчасы хисабына финанслау тәртибе турында"гы закон 2012 нче елның 1 июленнән гамәлгә керсә дә, ашыгыч пенсия түләвенә һәм картлык буенча хезмәт пенсиясенең туплана торган өлешен алуга кагылышлы положениеләр картлык буенча хезмәт пенсиясенең туплана торган өлешен 2002 нче елның 1 гыйнварыннан алу хокукына ия булучыларга кагыла. Хәзерге вакытта Россия Пенсия фонды гражданнарның пенсия тупланмалары акчасын моңа хокукы булучыларның 2012 нче елның икенче яртыеллыгыннан ала башлаулары өчен әзерлек чаралары күрә.

    Игътибар! Пенсия түләүләренә кагылышлы теләсә нинди мәсьәләне хәл итү өчен дә башта гариза язарга кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: