Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

ПЕНСИЯ СИСТЕМАСЫНЫҢ ҮСЕШ СТРАТЕГИЯСЕ ТУРЫНДА

2012 елның 3 октябрендә статс-секретарь, РФ хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов һәм Россия Пенсия фонды Идарәсе Рәисе Андрей Дроздовның пресс-конференциясе булды, анда 2030 елга кадәр пенсия системасының үсеш Стратегияләре турында фикерләр алышынды. Пресс-конференция Пенсия фондының барлык региональ бүлекчәләре белән видеоконференция режимында уздырылды. Андрей Пудов җурналистларга 2030...

2012 елның 3 октябрендә статс-секретарь, РФ хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов һәм Россия Пенсия фонды Идарәсе Рәисе Андрей Дроздовның пресс-конференциясе булды, анда 2030 елга кадәр пенсия системасының үсеш Стратегияләре турында фикерләр алышынды.
Пресс-конференция Пенсия фондының барлык региональ бүлекчәләре белән видеоконференция режимында уздырылды.
Андрей Пудов җурналистларга 2030 елга кадәр РФ пенсия системасының үсеш Стратегиясенең төп положениеләренә аңлатмалар бирде һәм планлаштырылган яңалыкларга җентекләп тукталды.
Россия Пенсия фонды Идарәсе Рәисе Андрей Дроздов 2013 - 2015 елларда пенсияләрне индексацияләү буенча планнар белән уртаклашты, шулай ук, үз чиратында, Пенсия системасының үсеш Стратегиясенең төп моментларын яктыртты.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясенең пенсия системасының озак сроклы үсеш Стратегиясе 2012 елның 7 маеннан чыккан 597 нче Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә эшләнде. Стратегия турында Россия хезмәт Министрлыгы һәм Россия Пенсия фонды тарафыннан Россия Хезмәт министрлыгы карамагындагы тиешле ведомстволар белән берлектә эшләнде.
Стратегия проекты Положенияләре турында массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Россия өч яклы комиссиясе утырышларында, Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасында, Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советында, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре союзында каралды.
"Стратегияне гамәлгә ашыру пенсиянең лаеклы күләмен тәэмин итә. Нәтиҗәдә гражданнарга үзләре өчен иң кулай пенсия стратегиясен сайларга мөмкинлек бирүче һәркемгә аңлаешлы пенсия системасы барлыкка киләчәк", - дип әйтеп китте Татарстан республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлекчәсе Идарәчесе Марсель Имамов.
Стратегия нигезендә пенсия системасын реформалауның төп бурычлары булып пенсия белән тәэмин итүнең социаль яктан кабул ителә торган дәрәҗәсен гарантияләү һәм пенсия системасының озак сроклы финанс тотрыклылыгы тора.
Пенсия белешмәлеге (автоинформатор): (843) 555-74-74
Кайнар линия: (843) 279-27-27;
Дәүләт финанславы программасы мәсьәләләре буенча колл-үзәк: 8-800-5055555;
Интернет сайтлар: www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru
Идарәче видеоблогы: blog.pfrrt.ru
Twitter:http://twitter.com/PFR TATARSTAN
Россия Пенсия фондының электрон төрдәге хезмәтләре: www.gosuslufi.ru, uslugi.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев