Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Пенсия фонды конкурс башлану турында белдерә

Россия Федерациясенең Пенсия фонды ел да уздырыла торган "Мәҗбүри пенсия страхованиесе буенча елның иң яхшы страховкалаучысы-2015" дигән алтынчы Бөтенроссия конкурсы башлануын белдерә. Конкурста Россия Пенсия фондына мәҗбүри пенсия страхованиесенә иминият кертемнәре түләүче страховкалаучылар катнаша. Моның өчен страховкалаучының үз хезмәткәрләренең мәҗбүри пенсия страхованиесенә Россия Пенсия фонды бюджетына иминият кертемнәрен үз вакытында...

Россия Федерациясенең Пенсия фонды ел да уздырыла торган "Мәҗбүри пенсия страхованиесе буенча елның иң яхшы страховкалаучысы-2015" дигән алтынчы Бөтенроссия конкурсы башлануын белдерә.

Конкурста Россия Пенсия фондына мәҗбүри пенсия страхованиесенә иминият кертемнәре түләүче страховкалаучылар катнаша. Моның өчен страховкалаучының үз хезмәткәрләренең мәҗбүри пенсия страхованиесенә Россия Пенсия фонды бюджетына иминият кертемнәрен үз вакытында һәм тулысынча күчерүе, шәхсиләштерелгән исәп һәм иминият кертемнәрен түләү буенча барлык документларны үз вакытында һәм хатасыз итеп китерүе, шулай ук барлык хезмәткәрләрен мәҗбүри пенсия страхованиесе системасында тиешле вакытында теркәве кирәк. Моннан тыш, эш бирүче һәм страховать ителгән кешеләргә карата аларның Россия Федерациясенең пенсия законнарын бозулары турында шикаятьләр булмавы шарт.

Татарстан Республикасында конкурста җиңүчеләр дүрт категориядә билгеләнәчәк: хезмәткәрләр саны 500 кешедән арткан эш бирүчеләр; 100 дән алып 500 кешегә кадәр; 100 кешегә кадәр булучылар һәм ялланган хезмәткәрләре булган шәхси эшмәкәрләр.

2015 елгы иң яхшы страховкалаучылар Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе һәм Россия Федерациясе субъектларындагы Пенсия фонды бүлекләре мөдирләре имзалаган Мактау дипломнары белән бүләкләнәчәкләр.

"2015 елның иң яхшы страховкалаучысы" конкурсына йомгак 2015 ел өчен отчет тапшырылганнан соң, 2016 елның маенда ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев