Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Пенсия фонды бәйге игълан итә

Россия Федерациясе Пенсия фонды ел саен уздырыла торган "Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча елның иң яхшы иминиятләштерүчесе-2014" бөтенроссия конкурсының бишенчесе башлану турында хәбәр итә. Конкурста катнашучылар - мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе өчен Пенсия фондына иминият кертемнәре түләүчеләр. Бәйгедә катнашу өчен, иминиятләштерүче үз хезмәткәрләренең хезмәт пенсияләренең иминият һәм тупланма өлешләренә иминият кертемнәрен Пенсия...

Россия Федерациясе Пенсия фонды ел саен уздырыла торган "Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча елның иң яхшы иминиятләштерүчесе-2014" бөтенроссия конкурсының бишенчесе башлану турында хәбәр итә.

Конкурста катнашучылар - мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе өчен Пенсия фондына иминият кертемнәре түләүчеләр. Бәйгедә катнашу өчен, иминиятләштерүче үз хезмәткәрләренең хезмәт пенсияләренең иминият һәм тупланма өлешләренә иминият кертемнәрен Пенсия фонды бюджетына вакытында һәм тулы күләмдә күчереп барырга; персонификация-ләнгән исәп һәм иминият кертемнәрен түләү документларын тиешле срокта хаталарсыз тапшырырга; барлык хезмәткәрләрен мәҗбүри пенсия иминият-ләштерүе системасында вакытында теркәтергә тиеш. Моннан тыш, эш бирүче һәм иминиятләштерелгән затлар адресына РФ пенсия законнары бозылу турында шикаятьләр булмау да кирәк.

Татарстан Республикасында конкурсның җиңүчеләре дүрт категориядә билгеләнәчәк: хезмәткәрләре 500 кешедән арткан эш бирүчеләр, 100дән 500гә кадәр, 100 кешегә кадәр булган эш бирүчеләр һәм ялланган хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәрләр.

2014 нче елның иң яхшы иминиятләштерүчеләре РПФ идарәсе рәисе һәм Пенсия фондының Россия Федерациясендәге бүлекләре идарәчеләре имзалаган Мактау дипломнары белән бүләкләнәчәк.

"2014 нче елның иң яхшы иминиятләштерүчесе" конкурсына нәтиҗәләр, иминиятләштерүчеләр 2014 нче ел өчен отчетларын тапшырып бетергәч, 2015 нче елның маенда ясалачак.

Отчетлар тапшырылган 2013 нче ел йомгаклары буенча, 2014 нче елдагы конкурста Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан 3,65 миллионнан артык эш бирүче катнашты. Төбәк конкурс комиссияләре РПФның 82 бүлекчәсендә социаль җаваплылыкны күбрәк тоючы 1203 эш бирүчене билгеләде. Конкурс уздырылган 4 ел эчендә Россия Федерациясенең 82 субъектындагы социаль җаваплылыкны күбрәк тоючы 4841 эш бирүче бүләк алды.

Шунысын да хәбәр итәбез: "Мәҗбүри пенсия ими-ниятләштерүе буенча елның иң яхшы иминиятләштерүчесе-2012" бөтенроссия конкурсында хезмәткәрләр саны 100дән 500гә кадәр булган эш бирүчеләр категориясендә Биектау районының "Саф-Пласт" җаваплылыгы чикле ширкәте җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев