Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Пенсия акчасын арттырырга вакыт бар

Пенсияне дәүләт белән уртак финанслау программасына керү мөмкинлеген 2014 елның азагына кадәр озайтуны Хөкүмәт хуплады. РФ Хөкүмәте тарафыннан хупланган Федераль закон проекты нигезендә, Пенсияне дәүләт белән уртак финанслау программасына кушылу һәм беренче кертемне кертү мөмкинлеге 2014 елның 31 декабренә кадәр озайтыла. Программа кысаларында беренче кертемне түләү (аны "активлаштыру" өчен) мөмкинлеге...

Пенсияне дәүләт белән уртак финанслау программасына керү мөмкинлеген 2014 елның азагына кадәр озайтуны Хөкүмәт хуплады.

РФ Хөкүмәте тарафыннан хупланган Федераль закон проекты нигезендә, Пенсияне дәүләт белән уртак финанслау программасына кушылу һәм беренче кертемне кертү мөмкинлеге 2014 елның 31 декабренә кадәр озайтыла.

Программа кысаларында беренче кертемне түләү (аны "активлаштыру" өчен) мөмкинлеге программага алданрак кушылып та, кертем ясамаган катнашучылар өчен дә 2014 елның азагына кадәр озайтыла.

Калганы элеккечә үк: программага кушылган барлык кешегә дә булачак пенсиясе өчен кертемнәрне 10 ел дәвамында финанслауны дәүләт тәэмин итәчәк (катнашучының елына 2000 сумнан да ким булмаган күләмдә ирекле кертемнәрне тү-ләп бару шарты белән).

Программага керү турындагы гариза бланкы һәм аны тутыру буенча инструкцияне Пенсия фонды сайтыннан алырга мөмкин. Гаризаны шулай ук дәүләт хезмәтләре күрсәтү интернет-порталы (www. gosuslugi. ru) аша да бирергә була.

Бүген Татарстан Республикасы Биектау районының 5 меңнән артык кешесе Пенсияне дәүләт белән уртак финанслау программасында катнаша. Программа гамәлгә кергәннән бирле районда яшәүчеләр үзләренең булачак пенсияләре фондына 14,5 млн сум акча керткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев