Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Отчетларын вакытында тапшырмаучыларга – штраф

1 нче июльдән РФ Пенсия фондының Биектау районындагы идарәсендә эш бирүчеләрдән 2014 нче елның икенче кварталы өчен бердәм формадагы отчетлар кабул итү кампаниясе башланды. Отчетларның бердәм формасына күчү иминият кертемнәрен түләүчеләргә төшә торган административ йөкне җиңеләйтү өчен башкарыла. Отчетның формасы һәм аны тутыру тәртибе РФ Пенсия фондының рәсми сайтында (www.pfrf.ru)...

1 нче июльдән РФ Пенсия фондының Биектау районындагы идарәсендә эш бирүчеләрдән 2014 нче елның икенче кварталы өчен бердәм формадагы отчетлар кабул итү кампаниясе башланды.

Отчетларның бердәм формасына күчү иминият кертемнәрен түләүчеләргә төшә торган административ йөкне җиңеләйтү өчен башкарыла.

Отчетның формасы һәм аны тутыру тәртибе РФ Пенсия фондының рәсми сайтында (www.pfrf.ru) "Эш бирүчеләргә" дигән бүлектә урнаштырылган, мәгълүматны махсуслаштырылган бухгалтерлык системаларыннан, шулай ук РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе сайтыннан да (www.pfrrt.ru) табарга мөмкин.

Отчет кампаниясенең соңгы көне - 2014 нче елның 15 нче августы. Биектау районының һәр оешмасы өчен отчетларны кабул итүнең графигы төзелде. Ул РФ Пенсия фондының ТР бүлекчәсе интернет-сайтына "Иминиятләштерелүчеләргә" дигән бүлектә урнаштырылды: "Отчетлар тапшыру/БПИ (Мәгълүматны контактсыз кабул итү)" (http://pfrrt.ru/insured/predstavlenie-otchetnostibpi/gragik/).

Пенсия фондының Биектау районындагы идарәсе отчетларны шул график буенча җибәрергә катгый рәвештә киңәш итә. Бу идарә белгечләренә отчетны сыйфатлы итеп тикшерү мөмкинлеге бирәчәк. Ә кимчелекләр барлыгы ачыкланса, иминиятләштерелүчеләр аларны вакытында төзәтә алачак. Шунысы да бар: отчетларны тапшыру срогын бозган (15 августтан соңга калган) өчен штраф санкцияләре каралган (2009 нчы елның 24 нче июлендәге № 212-ФЗ Федераль законның 46 нчы статьясы).

Моннан тыш, бөтен кирәкле мәгълүматны һәм мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турындагы законга кагылышлы сораулар буенча, шул исәптән Пенсия фондына отчетларны әзерләү һәм тапшыру мәсьәләләре буенча да, тулы консультацияне РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы Биектау районындагы идарәсендә Биектау авылы, Үзәк урам, 7 "а" йорт адресы буенча яки (84365) 3-11-44 телефоны аша алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев