Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Отчетлар тапшырылганмы?

Биектау районындагы Пенсия фонды идарәсе эш бирүчеләрдән 2014 ел өчен отчетның Бердәм формасын кабул итүне тәмамлый. Башта ук яңалыкка тукталып үтәргә кирәк. 2015 елның 1 гыйнварыннан Бердәм отчетны Пенсия фондының территориаль органнарына квартал саен икенче календарь айның 15еннән дә соңга калмыйча кәгазьдәге вариантта тапшырырга, ә электрон документтагысын - отчет чорыннан...

Биектау районындагы Пенсия фонды идарәсе эш бирүчеләрдән 2014 ел өчен отчетның Бердәм формасын кабул итүне тәмамлый.

Башта ук яңалыкка тукталып үтәргә кирәк. 2015 елның 1 гыйнварыннан Бердәм отчетны Пенсия фондының территориаль органнарына квартал саен икенче календарь айның 15еннән дә соңга калмыйча кәгазьдәге вариантта тапшырырга, ә электрон документтагысын - отчет чорыннан (квартал, яртыеллык, тугыз ай һәм календарь елдан) соң килүче икенче календарь айның 20 сеннән дә соңга калмыйча.

Билгеләнгән срокның соң-гы көне ял көненә яки эшләми торган бәйрәм көненә туры килсә, срок тәмамланган көн дип шул көннән соңгы беренче эш көне санала. Әлеге норма срокны отчетны электрон төстә тапшыручылар өчен озайтуны күздә тота.

Хезмәткәрләр саны 25тән артса, отчетны электрон-санлы имза белән электрон төстә тапшырырга кирәк. Шулай итеп, отчетны кәгазьдә тапшыруның соңгы көннәре 2015 елда 16 февраль, 15 май, 17 август, 16 ноябрь, ә электрон төстә тапшырганда - 20 февраль, 20 май, 20 август, 20 ноябрь. Отчетны үз вакытында тапшырмаган өчен штраф күздә тотылган.

Исәпләнгән, әмма үз вакытында түләнмәгән иминият кертемнәре недоимка дип санала һәм түләттерелергә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, иминият кертемнәре ай саен исәп-хисап аеннан соң килүче айның 15еннән дә соңга калмыйча түләнә. Билгеләнгән вакытның соңгы көне ял яки эшләми торган бәйрәм көненә туры килсә, срок тәмамланган көн дип аннан соң килүче беренче эш көне санала.

Пенсия фонды игътибарыгызны, законга үзгә-решләр кертелү сәбәпле, 2015 елда һәр хезмәткәрнең иминият кертемнәре салына торган базасының индексацияләнүен, ягъни иминият кертемнәре түләнә торган еллык чик (предельный) хезмәт хакының 624 мең сумнан 711 мең сумга кадәр артуына юнәлтә. Мәҗбүри пенсия страхованиесенә иминият кертемнәре тарифы үзгәрмәде, ул - 22%. Иминият кертемнәрен базаның чик зурлыгыннан югарырак исәпләү өчен, элеккечә үк, мәҗбүри пенсия страхованиесенә иминият кертеме тарифы 10% күләмендә билгеләнде. Быелдан башлап, төзелгән хезмәт килешүләренең күпме гамәлдә булу срогына бәйсез рәвештә, элеккечә үк, чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган, Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча яшәүче кешеләргә (югары квалификацияле белгечләрдән тыш) түләүләрдән пенсия кертемнәре исәпләү зарур.

2015 елда мәҗбүри медицина страхованиесенең Федераль фондына иминият кертемнәре ставкасы шулай ук үзгәрмәде, ул - 5,1%. 2015 нче елдан мәҗбүри медицина страхованиесе фондына иминият кертемнәрен, № 212-ФЗ Федераль законның 9 статьясы нигезендә иминият кертемнәре салынмый торган суммалардан тыш, физик зат файдасына бернинди чикләүсез барлык түләүләрдән һәм башка бүләкләүләрдән түләргә кирәк булачак. 2015 елдан эш бирүчеләр дәүләтнең бюджеттан тыш тиешле фондларына күчерелергә тиешле иминият кертемнәре суммасын сумнарда һәм тиеннәрдә төп-төгәл билгеләргә тиешләр. 2015 елга кадәр әлеге сумманы тулы сумнарда гына билгелиләр иде. Моннан тыш, иминият кертемнәренең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче-ләр, массакүләм-мәгъ-лүмат чаралары оешмалары, бердәм авыл хуҗалыгы салымын кулланучы оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр, инвалидлар хезмәтеннән файдаланучы оешмалар, инвалидларның җәмәгать оешмалары һәм аларның учреждениеләре өчен күздә тотылган киметелгән тарифларының гамәлдә булу срогы тәмамланды.

Иминият кертемнәрен түләү тәртибе турында тулырак мәгълүматны Россия Пенсия фондының страховать итүче теркәлгән урындагы идарәсеннән алырга мөмкин. Моннан тыш, "Иминият кертемнәрен түләүче кабинетын"да Пенсия фонды сайтында (http://www.pfrf.ru/eservices/lkp/) түләүләр реестрын, исәп-хисапны чагыштыру буенча белешмә алырга, түләү поручениесен теркәргә, кертемнәрне исәпләргә, квитанция яздырырга һәм башкалардан файдаланырга була. "Электронные сервисы" бүлегендә "Формирование платежных документов" дигән хезмәт бар, аның ярдәмендә түләү поручениесен әзерләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев