Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Отчет тапшыру вакыты

    ТРның Биектау районындагы Пенсия фонды идарәсе 2014 елның 12 ае өчен Россия Федерациясенең Пенсия фондына һәм мәҗбүри медицина страхованиесенең федераль фондына исәпләнгән һәм түләнгән иминият кертемнәре буенча мәгълүматлар тапшыру вакыты җитүен искә төшерә. Юридик һәм физик затларга түләүләр яки башка бүләкләүләр ясаучы шәхси эшмәкәрләргә отчет бирү 2009 елның 24 июлендә...

    ТРның Биектау районындагы Пенсия фонды идарәсе 2014 елның 12 ае өчен Россия Федерациясенең Пенсия фондына һәм мәҗбүри медицина страхованиесенең федераль фондына исәпләнгән һәм түләнгән иминият кертемнәре буенча мәгълүматлар тапшыру вакыты җитүен искә төшерә.

    Юридик һәм физик затларга түләүләр яки башка бүләкләүләр ясаучы шәхси эшмәкәрләргә отчет бирү 2009 елның 24 июлендә кабул ителгән 212 нче номерлы "Россия Федерациясенең Пенсия фондына, Россия Федерациясенең социаль фондына, мәҗбүри медицина страхованиесенең Федераль фондына иминият кертемнәре турындагы" Федераль закон нигезендә тормышка ашырыла.

    Реклама

    Пенсия фондына отчетны 2015 елның 15 февраленнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Аны электрон элемтә каналлары буенча электрон төстә, шул исәптән дөреслеген раслаучы үзәкләр аша да тапшырырга мөмкин. Бюджет оешмалары Татарстан Республикасының Пенсия фонды хаты нигезендә отчетны 2015 елның 22 гыйнварыннан да соңга калмыйча тапшырырга тиешләр. Отчет формаларын һәм аларны тутыру тәртибен Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлегенең рәсми сайтыннан (www.pfrrt.ru) белергә, шулай ук эш бирүче теркәлгән урындагы Пенсия фонды территориаль органыннан аңлатмалар алырга була. Идарә белгечләре, шимбә һәм ял көннәреннән тыш, һәр көнне иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр кабул итәләр.
    План буенча 2014 елның 12 аена түләнгән РСВ-1 формасын физик затларга түләүләр ясаучы 716 иминиятче түләргә тиеш.
    Отчетны үз вакытында тапшырмаучыларга карата штраф салу күздә тотылган.

    Килеп туган сораулар белән (884365) 3-11-43, (884365) 3-11-44 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: