Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Моннан соң пенсия таныклыгы бирелми

Пенсия алу өчен мөрәҗәгать итүнең яңа кагыйдәләре гражданнарга пенсия таныклыгы бирүне күздә тотмый. РФ Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге 2015 нче елның гыйнварыннан «Иминият пенсияләре турында» федераль законның үз көченә керүен хәбәр итә. Бу закон пенсияне билгеләү, гамәлгә кертү, яңадан исәпләү һәм төзәтүнең, шулай ук аны алу өчен мөрәҗәгать итүнең яңа...

Пенсия алу өчен мөрәҗәгать итүнең яңа кагыйдәләре гражданнарга пенсия таныклыгы бирүне күздә тотмый.

РФ Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге 2015 нче елның гыйнварыннан «Иминият пенсияләре турында» федераль законның үз көченә керүен хәбәр итә. Бу закон пенсияне билгеләү, гамәлгә кертү, яңадан исәпләү һәм төзәтүнең, шулай ук аны алу өчен мөрәҗәгать итүнең яңа кагыйдәләрен урнаштыра. Кагыйдәләр пенсия таныклыклары бирүне күздә тотмый. Бу яңалык 2015 нче елда лаеклы ялга китүчеләргә яки
туендыручысын югалту сәбәпле, яки инвалидлык буенча пенсиягә хокук алучыларга гына кагыла.

Агымдагы елның 1 нче июненнән РФ Пенсия фондының Татарстандагы бүлегенең территориаль органнары татарстанлыларга пенсия таныклыклары бирүне тулысынча туктата.

Бер караганда, пенсия таныклыгының документ буларак роле әһәмиятле түгел иде. Пенсия таныклыгы беркайчан да гражданинның шәхесен раслаучы документ булып тормады. Шул сәбәпле, бары тик пенсия таныклыгын гына кулланып, пенсионер, әйтик, банктан кредит ала, авиа- яки тимер юл билеты, юллама сатып ала, ташламалы дарулар рәсмиләштерә алмый иде.

Икенче яктан, кайбер очракларда пенсия таныклыгын пенсионер үз статусын дәлилләү өчен файдалана иде. Мәсәлән, җәмәгать транспортында йөрү өчен социаль карта, шәһәр яны тимер юл транспортына ташламалы билет (андый ташлама бирелүгә хокукы булганда) алганда, кайбер даруханәләрдә пенсионер ташламасы алу, «хезмәт ветераны» категориясен алу өчен һ.б.

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Федераль салым хезмәтенә, халыкны социаль яклау органнарына, дәүләт хакимиятенең субъектлардагы югары органнарына үз эшләрен оештырганда, гражданнарга дәүләт хезмәте һәм муниципаль хезмәтләрне пенсия таныклыгы булу шарты белән күрсәтүне күздә тоткан үзгәрешләрне исәпкә алу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Барлык кирәкле мәгълүматны Пенсия фонды органнары мәгълүмат алмашу буенча ведомствоара электрон хезмәттәшлек кысаларында электрон рәвештә бирә.

Законның үзгәрүе татарстанлыларның социаль хокукларын тормышка ашыруына тискәре йогынты ясамаячак. Әгәр пенсионерга үзенең статусын дәлилләү өчен документ кирәк булса, Россия Пенсия фонды органнары пенсия билгеләнү факты, аның күләме һәм нинди срокка билгеләнүе турында белешмә бирәчәк.

Зарурлык булганда, андый белешмәне РПФ сайты аша алдан заказ биреп («Документларга алдан заказ бирү» бүлегенә кереп яки «Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты» аша) алырга мөмкин. Клиентлар белән эшләү хезмәтенә бер тапкыр - әзер белешмәне алыр өчен генә киләсе була.

Иминият пенсиясен һәм тупланма пенсияне, шулай ук дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләрне алу өчен мөрәҗәгать итүнең яңа кагыйдәләре пенсионерларга элегрәк бирелгән таныклыкларны кире какмый. Яңалыклар бары тик пенсиягә чыгарга җыенучыларга гына кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев