Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

КОНКУРС БАШЛАНА

Россия Федерациясе Пенсия фонды "Мәҗбүри пенсия страхованиесе буенча 2012 елның иң яхшы страховать итүчесе" дигән ел да уздырыла торган өченче Бөтенроссия конкурсының башлануы турында белдерә. Конкурста катнашучылар - Россия Пенсия фондына мәҗбүри пенсия страхованиесенә иминият взнослары түләүче страховать итүчеләр. Конкурста катнашу өчен страховать итүче Россия Пенсия фонды бюджетына үз хезмәткәрләренең...

Россия Федерациясе Пенсия фонды "Мәҗбүри пенсия страхованиесе буенча 2012 елның
иң яхшы страховать итүчесе" дигән ел да уздырыла торган өченче Бөтенроссия конкурсының башлануы турында белдерә.
Конкурста катнашучылар - Россия Пенсия фондына мәҗбүри пенсия страхованиесенә иминият взнослары түләүче страховать итүчеләр. Конкурста катнашу өчен страховать итүче Россия Пенсия фонды бюджетына үз хезмәткәрләренең хезмәт пенсиясенең иминият һәм туплана торган өлешенә иминият взносларын үз вакытында һәм тулысынча күчерергә, шәхсиләшкән учет һәм иминият взносларын түләү буенча барлык документларны үз вакытында һәм хатасыз китерергә, шулай ук үзендә эшләүчеләрнең барысын да мәҗбүри пенсия страхованиесе системасында үз вакытында теркәргә тиеш. Моннан тыш, РФның пенсия законнарын бозу турында эш бирүчегә карата страховать ителгән кеше-ләрдән шикаятьләр булмаска тиеш.
"Хәзерге вакытта республикада иминият взносларын системалы рәвештә түләмәүче оешмалар бар, хезмәткәрләрнең хокуклары бозыла, мондый предприятиеләрдә аларның саны гомумән алганда 10000 нән артып китә. "Елның иң яхшы страховать итүчесе" конкурсы - эш бирүчеләргә иминият взносларын түләүнең һәр җитәкченең изге бурычы булуын, хезмәткәрләренең булачак пенсиясенең шушы бурычны тормышка ашыруга бәйлелеген искә төшерү", - диде Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Марсель Имамов.
Россия Федерациясенең барлык субъектларында конкурста җиңүчеләр дүрт категориядә билгеләнәчәк: хезмәткәрләр саны 500 кешедән арткан эш бирүчеләр, 100 дән 500 кешегә кадәр булганнар, 100 кешегә кадәр булганнар һәм ялланган хезмәткәрләре булган шәхси эшмәкәрләр.
2012 елның иң яхшы страховать итүчеләре Россия Пенсия фонды Идарәсе рәисе һәм Россия Федерациясе субъ-ектларында Россия Пенсия фонды бүлекләре управляющийлары кул куйган Мактау дипломнары белән бүләклә-нәчәкләр.
"2012 елның иң яхшы страхователе" конкурсына йомгак 2012 нче ел өчен страховательләр отчет биреп бетергәннән соң 2013 нче елның май аенда ясалачак.
2012 нче елда 2011 отчет елы йомгаклары буенча конкурста Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан 6,8 миллионнан күбрәк эш бирүче катнашты. Россия Пенсия фондының 82 бүлегендә региональ конкурс комиссияләре социаль яктан аеруча җаваплы 1209 эш бирүчене билгеләделәр.
Элемтә өчен телефоннар һәм адреслар:
Пенсия белешмәлеге (автоинформатор): (843) 555-74-74;
«Кайнар линия»: (843) 279-27-27;
Пенсияләрне дәүләт белән уртак финанслау программасы мәсьәлә-ләре буенча колл-үзәк: 8-800-5055555.
Интернет-сайтлар: www. pfrf. ru, www. pfrrt.ru
Twitter: https://twitter.
com/#!/PFR TATARSTAN
Управляющий видеоблогы: blog. pfrrt. ru
Россия ПФ хезмәтләрен электрон төстә башкару өчен: www.gosuslugi. ru, uslugi.tatar.ru
Россия Пенсия фондының ТРдагы бүлегенең матбугат хезмәте: (843) 279-25-11, 279-25-13.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев