Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Кабул итүгә алдан язылып була

Биектау районы Пенсия фонды идарәсендә кабул ителү өчен Интернет яки телефон аша алдан язылырга мөмкин. Биектау районында яшәүчеләр Пенсия фонды белгече тарафыннан үзенә уңайлы теләсә кайсы вакытта кабул ителү һәм кирәкле документларны алу өчен алдан язылу хезмәтеннән файдалана алалар. Сервис Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлегенең Интернет-битендә (pfrf.ru/pred_zapis/ урнаштырылган, яки (84365)...

Биектау районы Пенсия фонды идарәсендә кабул ителү өчен Интернет яки телефон аша алдан язылырга мөмкин.

Биектау районында яшәүчеләр Пенсия фонды белгече тарафыннан үзенә уңайлы теләсә кайсы вакытта кабул ителү һәм кирәкле документларны алу өчен алдан язылу хезмәтеннән файдалана алалар. Сервис Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлегенең Интернет-битендә (pfrf.ru/pred_zapis/ урнаштырылган, яки (84365) 3-16-13 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

Алдан кабул итүгә язылу электрон чиратның бер төре булып тора. Ул гражданнарга үз мәсьәләләрен хәл итү өчен Пенсия фонды белгеченә теләсә кайчан язылырга мөмкинлек бирә.

Алдан язылу хезмәте документларга заказ биргәндә хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртачак, документларның әзер булуын көтү вакытын кыскартачак һәм гражданнарга документлар алуның оптималь алымын тәэмин итәчәк.

Пенсиянең күләме һәм башка социаль түләүләр турында белешмә, пенсиянең һәм башка социаль түләүләрнең дөрес бирелмәве яки биреп җиткерелмәве турында белешмә, граҗданинның социаль хезмәтләр тупланмасы алуга хокукын раслаучы белешмә, Пенсия таныклыгының дубликатын алу өчен заказны 3-16-13 телефоны буенча бирергә кирәк.

Иминият взнослары, пеня һәм штрафлар буенча исәп-хисапның торышы турында белешмә; шәхсиләштерелгән исәп һәм иминият взносларын түләүнең торышы (исәптән төшкән вакытта), түләү буенча бурычларның булу-булмавы турында белешмә; иминият взносларын, пеня, штрафларны түләү буенча бурычларның үтәлүе турында белешмә; түләүләр реестры турында белү өчен 3-11-43 телефонына шалтыратыгыз.

Пенсия фонды белгече янына кабул итүгә барганда, үзегез белән шәхесне раслаучы документыгызны һәм мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгын алырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев