Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Иминият кертемнәре түләү айлыгының йомгаклары

Пенсия фондының Биектау районындагы идарәсендә бу атнада иминият кертемнәрен түләү айлыгына йомгак ясалды. Айлык 2014 нче елның 24 нче ноябреннән 24 нче декабренә кадәр дәвам итте. Районның 200 дән артык юридик заты һәм 400 шәхси эшмәкәренең Пенсия фондына иминият кертемнәре буенча бурычлары бар. Хәзерге көнгә бурычларның суммасы 37,8 миллион сумга...

Пенсия фондының Биектау районындагы идарәсендә бу атнада иминият кертемнәрен түләү айлыгына йомгак ясалды. Айлык 2014 нче елның 24 нче ноябреннән 24 нче декабренә кадәр дәвам итте.

Районның 200 дән артык юридик заты һәм 400 шәхси эшмәкәренең Пенсия фондына иминият кертемнәре буенча бурычлары бар. Хәзерге көнгә бурычларның суммасы 37,8 миллион сумга җитте. Айлык вакытында Пенсия фонды хезмәткәрләре Суд приставлары хезмәте белән берлектә 14 тапкыр урыннарга чыгып, бурычлы 150 зат янында булдылар. Бу чыгулар Биектау районының 18 авыл җирлеген колачлады.

Нәтиҗәләре нинди булды соң?

81 бурычлыдан барлыгы 2 млн 75 мең сум бурыч түләтелде. Иң зур суммалар түбәндәге оешмалардан керде: "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте - 869 мең сум, җаваплылыгы чикле "Казаньприборпроект" җәмгыяте - 253,5 мең сум, шәхси эшмәкәрләр Әхмәтҗанов Р.Р. - 47,3 мең сум, Низамов Э.А. - 38 мең сум, Тадевосян В.В. - 37,8 мең сум, Шәрәфетдинов И.Г. - 37,5 мең сум, Вассияров Т.В. - 35 мең сум, Ванеев В.Н. крестьян-фермер хуҗалыгы - 35,7 мең сум. 56,9 мең сумлык мөлкәткә 6 арест салынды. Өйләренә барган чакта туры килмәгән бурычлыларга, Суд приставлары хезмәте һәм Пенсия фонды идарәсе белгечләренең хәбәрләшү өчен мәгълүматлары күрсәтелеп, хәбәрләр һәм бурычларын түләү өчен квитанцияләр калдырылды.

Суд приставлары хезмәте банкларга андагы акчаны дәүләт милкенә әйләндерүгә 8 карар җибәрде. Нәтиҗәдә пенсия фондына 39,6 мең сум акча керде.

Моннан тыш, иминият кертемнәре буенча бурычлары булган түләүчеләргә карата Россия Федерациясеннән чыгуны чикләү чарасы да кулланыла. Хәзерге вакытта шундый 79 карар бар. Шул сәбәпле, чит илгә чыгарга җыенсагыз, Пенсия фондына бурычыгыз булу-булмауны алдан ук тикшереп куегыз.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләрдән иминият кертемнәре буенча бурычларын түләттерү районыбыз халкына пенсияне вакытында бирү өчен бик мөһим роль уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев