Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Эшмәкәрлекне туктатсагыз, исәптән төшәргә кирәк

Пенсия фонды исегезгә төшерә: эшчәнлек белән шөгыльләнмәүче эшмәкәрләргә теркәлү хисабыннан төшәргә кирәк. Россия Пенсия фондының Биектау районындагы идарәсе иминият кертемнәре буенча бурычларны киметү һәм аларны булдырмау буенча шәхси эшмәкәрләр белән зур эш алып бара. Мәҗбүри пенсия страхованиесе буенча иминият кертемнәре күләме түләүченең кереме күпме булуга бәйле. Шәхси эшмәкәрләр Пенсия фондына...

Пенсия фонды исегезгә төшерә: эшчәнлек белән шөгыльләнмәүче эшмәкәрләргә теркәлү хисабыннан төшәргә кирәк.

Россия Пенсия фондының Биектау районындагы идарәсе иминият кертемнәре буенча бурычларны киметү һәм аларны булдырмау буенча шәхси эшмәкәрләр белән зур эш алып бара.

Мәҗбүри пенсия страхованиесе буенча иминият кертемнәре күләме түләүченең кереме күпме булуга бәйле.

Шәхси эшмәкәрләр Пенсия фондына иминият кертемнәрен алдан билгеләп куелган күләмдә түлиләр. Аны 31 декабрьдән дә соңга калмыйча, берьюлы яки ел дәвамында өлешләп түләргә мөмкин.

31 декабрьгә кадәр мәҗбүри пенсия страхованиесенә (керемнең күпме булуына бәйсез рәвештә) 18610 сум 80 тиен, мәҗбүри медицина страхованиесенә 3650 сум 58 тиен түләргә кирәк. Түләүченең кереме 300000 сумнан арткан очракта иминият кертемнәре агымдагы исәп-хисап чорыннан соңгы елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча түләнә.

Иминият кертемнәре суммасын исәпләгәндә нигез итеп исәп-хисап чорында шәхси эшмәкәрләр эшчәнлегеннән алынган керемнәр турында салым органнары тарафыннан Пенсия фондына тапшырылган мәгълүматлар алына.

Әгәр дә шәхси эшмәкәр салым органнарына отчетын тапшырмаса һәм шунлыктан Пенсия фондында керемнәр турында мәгъ-лүмат булмаса, иминият кертемнәре сигезләтә минималь хезмәт хакы һәм Россия Федерациясе Пенсия фондына иминият кертемнәренең 12 тапкыр арттырылган тариф тапкырчыгышы (произведение) итеп билгеләнгән күләмдә алыначак. 2015 елда бу сумма 148886 сум 40 тиен тәшкил итә.

Быел шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген туктатырга җыенучыларга аерым мөрәҗәгать итәбез. Алар да салым декларациясе тапшырырга тиеш. Әгәр моны эшләмәсәләр, Пенсия фонды закон нигезендә алардан иминият кертемнәрен иң югары суммада таләп итәргә мәҗбүр булачак.
Иминият кертемнәре, шәхси эшмәкәрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып бару-бармавына бәйсез рәвештә, шәхси эшмәкәрләрнең Бердәм дәүләт реестрына кертелгән вакыттан алып, аннан чыкканга кадәр исәпләнә. Шунлыктан, эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барылмаса, бурыч, пени һәм штрафлар җыелмасын өчен, тиз арада исәптән төшәргә кирәк.
Пенсия фондында бурычлы булу киләчәктә алачак пенсия күләменә турыдан-туры йогынты ясый. Гамәлдәге закон нигезендә шәхси эшмәкәр булып эшләү стажы пенсия күләмен билгеләгәндә шушы чорга язылган иминият кертемнәрен тулысынча түләп барган очракта гына исәпкә алына.

Мәҗбүри пенсия һәм медицина страхованиесенә түләү уңайлы булсын өчен Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлеге Россия Саклык банкы белән берлектә "Автотүләү" сервисын кертте.

Саклык банкының банк картасы булучылар "Сбербанк ОнЛ@йн" сервисы ярдәмендә түләүченең банк картасы счетыннан

Пенсия фонды бүлеге счетына автомат режимда тиешле түләүләрне күчерә алалар.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев