Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Эшләүче пенсионерларның пенсияләре арта

2015 нче елның августында 2014 нче елның II-IV нче кварталларында эшләгән пенсионерлар иминият пенсиясен зуррак күләмдә ала башлый. Пенсиянең артуы Россия Пенсия фондының эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләре күләменә ел саен кертелүче төзәтмәләргә бәйле. "Пенсия фонды төзәтмәләрне гаризасыз гына кертә, ягъни РПФның территориаль органнарына килү зарурлыгы юк, яңадан исәпләү автомат режимда...

2015 нче елның августында 2014 нче елның II-IV нче кварталларында эшләгән пенсионерлар иминият пенсиясен зуррак күләмдә ала башлый. Пенсиянең артуы Россия Пенсия фондының эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләре күләменә ел саен кертелүче төзәтмәләргә бәйле.

"Пенсия фонды төзәтмәләрне гаризасыз гына кертә, ягъни РПФның территориаль органнарына килү зарурлыгы юк, яңадан исәпләү автомат режимда башкарыла", - дип билгеләп үтте РПФның Татарстан Республикасындагы бүлеге идарәчесе Марсель Имамов.
Иминият пенсиясен гаризасыз гына яңадан исәпләүгә картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсияләре алучылар хокуклы, тик эш бирүчеләр алар өчен 2014 нче елда иминият кертемнәрен түләгән булырга тиеш. Исегезгә төшерәбез: 2014 нче елда иминият пенсиясе "хезмәт пенсиясенең иминият өлеше" дип атала иде.
Иминият пенсияләрен, аларның күләме билгеле процентка артырлык итеп традицион рәвештә индексацияләүдән аермалы буларак, пенсиянең төзәтмәләр кертелүдән барлыкка килгән өстәлмәсе һәркем өчен аерым була: аның күләме эшләүче пенсионерның хезмәт хакы зурлыгына гына түгел, аның ничә яшьтә булуына да бәйле. Гражданинның пенсиядә булу вакыты озаграк булган саен, аның өчен түләнгән кертемнәр суммасы бүленә торган еллар саны азрак. Нәтиҗәдә пенсиягә өстәлмә күбрәк була.
Гражданинның пенсиясенә төзәтмә кертелгәнлеге, пенсиянең ничә сумга артканлыгы турындагы мәгълүматны берничә ысул белән белергә мөмкин:
әгәр гражданин пенсиясен өендә ала икән, акчаны китереп бирүче оешма бу мәгълүматны поручение квитанцияләрендә бирә;
әгәр гражданин пенсиясен кредит учреждениеләрендә ала икән, бу мәгълүматны ул, пенсиянең структурасы һәм күләме турында "пенсионерның исәп-хисап бите"н ("расчетный листок пенсионера") сорап алып, операцияләр башкаручы кассадан белә ала;
әгәр пенсия пенсионерның "Саклык банкы" яки "АК БАРС" банкының банк картасы счетына күчерелә торган булса, мәгълүмат түләү терминаллары (банкоматлар) аша алынырга мөмкин.
РПФның "кайнар линия"се: 8-800-510-5555.
РПФның Татарстан Республикасындагы бүлегенең "кайнар линия"се: (843)279-27-27.
Интернеттагы сайтлар: www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru.
Социаль челтәрләр: vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt.
Микроблог: twitter.com/PFR_TATARSTAN.
РПФның ТР бүлеге матбугат хезмәте: (843)279-25-13, 279-25-14, 279-25-11.
E-mail: pressa.pfr@gmail.com.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев