Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Бурычларны вакытында түләргә кирәк

Районда "Бурычлары бик зур булган шәхси эшмәкәрләрдән бурычларын түләтү айлыгы" бара. Шул уңайдан, Пенсия фонды идарәсе белән Суд приставлары хезмәте бергәләп, бурычлары бик зур булган шәхси эшмәкәрләр янына бара. Аларны өйләрендә туры китерү өчен, алар янына кичке якта йөриләр. - Районның 500дән артык шәхси эшмәкәренең иминият кертемнәре буенча Пенсия фондына...

Районда "Бурычлары бик зур булган шәхси эшмәкәрләрдән бурычларын түләтү айлыгы" бара.

Шул уңайдан, Пенсия фонды идарәсе белән Суд приставлары хезмәте бергәләп, бурычлары бик зур булган шәхси эшмәкәрләр янына бара. Аларны өйләрендә туры китерү өчен, алар янына кичке якта йөриләр.

- Районның 500дән артык шәхси эшмәкәренең иминият кертемнәре буенча Пенсия фондына бурычлары бар. Бүгенгә бурычның күләме 20 млн сумга җитеп килә, - дип сөйләде Биектау Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Алмаз Гатин. - 2014 елның 12 маеннан 4 июненә кадәрге чорда рейдта катнашучылар йөздән артык эшмәкәр янына барлыгы 9 тапкыр бардылар. Шулай итеп, Биектау районы авыл җирлекләренең 70 проценттан артыгы колачланды.

Өйләрендә туры килмә-гән бурычлыларга, суд приставлары һәм Пенсия фонды белгечләренең элемтәгә керү өчен мәгълүматлары күрсә-телгән уведомлениеләр һәм бурычларын түләү квитанцияләре калдырылды.

Суд приставлары хезмәте тарафыннан банкларга бурычлылар акчасын алу турында 10 карар җибәрелде. Нәтиҗәдә 19,8 мең сум акча керде.

Пенсия фонды үтенече һәм суд карары белән, иминият кертемнәре буенча бурычлары булган кешеләргә карата Россия Федерациясе чиген үтеп чыгуны чикләү рәвешендәге чара да кулланылачак. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе чиген үтеп чыгуны чикләү турында 10 карар чыгарылды, бурычлы 2 кешедән 19,8 мең сум акча алынды.

Бердәм рейдлар - бурычларны түләтүнең иң нәтиҗәле ысулларыннан берсе. Шуңа күрә, үз янына суд приставларын китермәүнең бурычлы кеше өчен бердәнбер юлы - булган бурычын тиз арада каплау. Моны теләсә кайсы кредит учреждениесендә эшләргә була.

Пенсия фондына түлән-мичә җыелып килгән бурычлар кешенең булачак пенсиясенә турыдан-туры тәэсир итә. Гамәлдәге закон нигезендә, пенсия күләмен билгеләгәндә, шәхси эшмәкәр сыйфатында эшләү стажы шушы чорга исәпләнгән иминият кертемнәре тулысынча түләнгән очракта гына исәпкә алына.

- Иминият кертемнәре, шәхси эшмәкәрнең эшләвенә яки инде финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып бармавына карамастан, ул Шәхси эшмәкәрләрнең бердәм дәүләт реестрына кертелгән вакыттан исәпләнә башлый һәм бу реестрдан чыгарылган көнгә кадәр исәпләнә. Шунлыктан, әгәр сез шәхси эшмәкәр буларак эшчәнлек алып бармыйсыз икән, теркәүче органнан теркәлүдән төшүегезне үтенәбез, - диде Алмаз Гатин.

Иминият кертемнәрен түләү яки теркәлүдән төшү мәсьәләләре буенча Биектау районы Пенсия фонды идарәсенә Биектау авылы, Үзәк урам, 7 "а" йорт адресы яки (84365) 3-11-44 номеры белән телефоннан мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

сүз уңаеннан

БЕРДӘМ РЕЙДЛАРНЫҢ нәтиҗәләре:

50 кешенең 730,0 мең сумлык бурычы түләтелде, шул исәптән:

37 бурычлыдан Пенсия фондына 445,1 мең сум керде;

Суд приставлары хезмәте депозитында 13 бурычлының 285,2 мең сум акчасы бар, тиздән ул акча Россия Пенсия фондына күчереләчәк;

78,3 мең сумлык милеккә арест салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев