Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Бурычларны түләттерү айлыгы

"Бурычлары күп булган шәхси эшмәкәрләрне бурычларын түләт-терү айлыгы" барышында Пенсия Фонды идарәсенең Суд приставлары хезмәте белән бергә бурычлары күп булган шәхси эшмә-кәрләр янына йөрүләре дәвам итә. Пенсия фондына иминият кертемнәре буенча районның 500 шәхси эшмәкәренең бурычы бар. Әлеге бурыч бүгенге көнгә 21 млн. сум тәшкил итә. 2014 елның 24 ноябреннән...

"Бурычлары күп булган шәхси эшмәкәрләрне бурычларын түләт-терү айлыгы" барышында Пенсия Фонды идарәсенең Суд приставлары хезмәте белән бергә бурычлары күп булган шәхси эшмә-кәрләр янына йөрүләре дәвам итә.

Пенсия фондына иминият кертемнәре буенча районның 500 шәхси эшмәкәренең бурычы бар. Әлеге бурыч бүгенге көнгә 21 млн. сум тәшкил итә. 2014 елның 24 ноябреннән 12 декабренә кадәрге чорда бурычлы 100 эшмәкәр янына 9 тапкыр бардылар. Нәти-җәдә бу чарага Биектау районының 13 авыл җирлеге кертелде.

Бергәләп уздырылган әлеге рейдларның нәтиҗәсе нинди соң?

33 кеше 522,4 мең сум бурычын түләде. Мөл-кәткә 56,9 мең сумлык 6 арест салынды. Өйлә-рендә туры китерә алмаган бурычлыларга Суд приставлары хезмәте һәм Пенсия фонды идарәсе белгечләренең телефон номерлары күрсәтелгән белдерү кәгазьләре һәм бурычын түләү өчен квитанцияләр калдырылды.

Суд приставлары хезмәте банклардагы акчадан файдалануга (обращение на денежные средства) 8 карар юллады.
Моннан тыш, иминият кертемнәре буенча бурычлыларга карата Россия Федерациясеннән башка илләргә чыгуны тыю кебек чаралар да күрелә. Бүгенге көндә шушындый 6 карар кабул ителде.

Шәхси эшмәкәрләр Пенсия фондына бурыч җыюның булачак пенсия күләменә турыдан-туры йогынты ясавын һәрчак истә тотсыннар иде. Гамәлдәге закон нигезендә пенсия күләмен билгеләгәндә шәхси эшмәкәр булып эшләү стажы әлеге чорга исәпләнгән иминият кертемнәрен тулысынча түләгән очракта гына исәпләнә. Иминият кертемнәре, шәхси эшмәкәр эшлиме, әллә инде финанс-хуҗалык эшчәнлеген туктатканмы, моңа бәйсез рәвештә ул Бердәм дәүләт реестрына кертелгән вакыттан алып, аннан төшерелгәнгә кадәр языла. Әгәр дә шәхси эшмәкәр эшчәнлеген туктаткан икән, аңа теркәүче органнан исәп-тән төшәргә кирәк.

Акциянең соңгы нәтиҗәләре 2014 елның 24 декабрендә айлык тәмамланганнан соң район газетасында яктыртылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев