Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Бурыч – 18 миллион сум

Райондагы 500гә якын шәхси эшмәкәрнең Пенсия фондына иминият кертемнәре буенча бурычлары бар. Хәзерге көнгә бурыч 18,2 миллион сумга җитә. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Биектау районындагы идарәсе иминият кертемнәре буенча бурычларны булдырмау һәм киметү өчен, шәхси эшмәкәрләр белән зур эш алып бара. Быелдан башлап мәҗбүри пенсия кертемнәре күләме түләүченең күпме...

Райондагы 500гә якын шәхси эшмәкәрнең Пенсия фондына иминият кертемнәре буенча бурычлары бар. Хәзерге көнгә бурыч 18,2 миллион сумга җитә.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Биектау районындагы идарәсе иминият кертемнәре буенча бурычларны булдырмау һәм киметү өчен, шәхси эшмәкәрләр белән зур эш алып бара.

Быелдан башлап мәҗбүри пенсия кертемнәре күләме түләүченең күпме табыш алуына бәйле.

Исегезгә төшерәбез: шәхси эшмәкәрләр Пенсия фондына иминият кертемнәрен тәгаен билгеле бер суммада түли. Түләү 31 нче декабрьдән соңга калмыйча бер тапкыр тулысынча яки ел дәвамында берничә өлешкә бүлеп башкарыла.

31 нче декабрьгә кадәр мәҗбүри пенсия иминиятенә - 17300 сум (табышның зурлыгына бәйсез рәвештә), ә мәҗбүри медицина иминиятенә 3400 сум түләргә кирәк. Түләүченең 300000 сумнан арткан табышыннан иминият кертемнәре узып киткән исәп-хисап чорыннан соң килүче елның 1 нче апреленнән дә соңга калмыйча түләнә.

Иминият кертемнәре суммасын исәпләү өчен нигез булып, шәхси эшмәкәрләрнең исәп-хисап чорындагы эшчәнлегеннән алган керемнәре турындагы мәгълүмат торачак (аны Пенсия фондына салым органнары тапшыра).
Әгәр шәхси эшмәкәр салым органнарына отчет тапшырмаса һәм шуның аркасында Пенсия фондында аның табышлары турында мәгълүмат булмаса, иминият кертемнәре иң зур сумма күләмендә - минималь хезмәт хакы суммасын сигезгә тапкырлап, 138600 сум итеп түләтелә.

Быел үзләренең фирмасын ябарга җыенучы эшмәкәрләрнең игътибарын аеруча шуңа юнәлтәсе килә: алар да салым декларациясе бирергә тиеш. Әгәр декларация бирмәсәләр, Пенсия фонды, закон нигезендә, алардан да иң зур күләмдә - 138600 сумлык иминият кертеме түләтергә мәҗбүр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев