Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

Ана капиталын вак бурычны түләүгә тотарга ярамый

Ана капиталы сертификатын һәм аның акчасын алуны көйләүче законга үзгәрешләр кертелде. Бу хактагы законны* РФ Президенты Владимир Путин 2015 нче елның 9 нчы мартында имзалады. Хәзер торак сатып алуга (төзүгә) заем алу килешүе микрофинанслау оешмасы** белән төзелгән булса, ана капиталы акчасын төп бурычны һәм процентларын түләүгә тотарга ярамый. Закон нигезендә,...

Ана капиталы сертификатын һәм аның акчасын алуны көйләүче законга үзгәрешләр кертелде. Бу хактагы законны* РФ Президенты Владимир Путин 2015 нче елның 9 нчы мартында имзалады.

Хәзер торак сатып алуга (төзүгә) заем алу килешүе микрофинанслау оешмасы** белән төзелгән булса, ана капиталы акчасын төп бурычны һәм процентларын түләүгә тотарга ярамый.

Закон нигезендә, сертификат хуҗасы яки аның ире торак сатып алуга яки төзүгә заем алу килешүен кредитлау оешмасы, кулланучыларның кредитлау кооперативы яисә торак сатып алуга яки төзүгә ипотека заемы бирүче башка оешма (микрофинанслау оешмасыннан гайре) белән төзи ала.

Закондагы үзгәрешләр шулай ук кулланучыларның торак кооперативларына да өстәмә таләпләр билгели. Моннан соң ана капиталы акчасын дәүләт теркәвен узган көннән башлап кимендә өч ел эшләгән кооперативка гына беренчел кертем яки пай кертеме рәвешендә тапшырырга мөмкин булачак.

Реклама

Закондагы үзгәрешләр гариза бирүче тапшырган документларның тиешле органнар тарафыннан бирелгәнлек фактын тикшерү хокукын Пенсия фондының территориаль органнарына бирә. Элегрәк гамәлдә булган закон буенча, Пенсия фондының территориаль органы гариза бирүче тапшырган документлардагы мәгълүматларның дөреслеген ана капиталына дәүләт сертификатын биргәндә генә тикшерә иде. Ул чакта ана капиталына сертификат алу моменты белән аның акчасыннан файдалану арасында шактый озак вакыт үтү ихтималы бар иде.

*"Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүнең өстәмә чаралары турында"гы Федераль законның 8 һәм 10 нчы статьяларына үзгәрешләр кертү хакында" Федераль закон.

**2010 нчы елның 2 нче июлендәге "Микрофинанслау эшчәнлеге һәм микрофинанслау оешмалары турында" № 151-ФЗ Федераль закон нигезендә, фонд, коммерциясез автоном оешма, учреждение (бюджет учреждениесеннән гайре), коммер-циясез партнерлык, иптәшлек яки хуҗалык ширкәте формасында тер-кәлгән юридик зат микрофинанслау оешмасы бу-ла ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев