Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПЕНСИЯ ФОНДЫ ХӘБӘР ИТӘ

АНА КАПИТАЛЫ АВЫР МИНУТЛАРДА ЯРДӘМ ИТӘ

Ана капиталы акчаларын файдалануның төп юнәлешләре булып гаиләнең торак шартларын яхшырту, балаларга белем бирү һәм ананың булачак пенсиясе күләмен арттыру тора. Гаилә бу юнәлешләр буенча ана капиталы акчаларын бала туганнан соң сертификат алынып, аңа 3 яшь тулса файдалана ала. Моңа чыгарма булып торак кредитларын түләү тора - бу хокуктан гаилә...

Ана капиталы акчаларын файдалануның төп юнәлешләре булып гаиләнең торак шартларын яхшырту, балаларга белем бирү һәм ананың булачак пенсиясе күләмен арттыру тора.
Гаилә бу юнәлешләр буенча ана капиталы акчаларын бала туганнан соң сертификат алынып, аңа 3 яшь тулса файдалана ала. Моңа чыгарма булып торак кредитларын түләү тора - бу хокуктан гаилә баланың өч яшькә җитүен көтмичә файдалана ала.
2012 елда ана капиталы акчаларын шулай ук шәхси торак йорт төзелешенә тотарга мөмкин (сумманың бер яртысын аванс сыйфатында алып, икенче яртысын - 6 айдан соң, төп эшләрне башкаруны раслаганда). 2007 елның 1 гыйнварыннан соң йортны инде төзегән гаилә шулай ук тотылган чыгымнарны өлешчә компенсацияләү өчен ана капиталы акчаларын тота ала.
Ана капиталы акчалары белән эш итү өчен ТР Биектау районындагы Пенсия фонды Идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Биектау районы буенча 2007 елның 1 гыйнварыннан 2012 елның 30 сентябренә кадәр ана гаилә капиталына 1317 сертификат бирелде, шул исәптән 2012 елда 189 сертификат. Ана гаилә капиталы акчаларыннан 2012 елда 253 кеше файдаланды - 79 кеше төзелешкә 24 млн. сум сарыф иттеләр, 165 кеше 59,7 млн. сумга кредитларын каплады, 9 кеше өлкән балаларына белем бирүгә тотты.
Ана капиталыннан файдалану тәртипләрен һәм кирәкле документларның исемлеген www.pfrf.ru, www.pfrt.ru сайтларыннан карап, яки ТР Биектау районындагы РФ Пенсия фонды идарәсендә белергә мөмкин.
Кайнар линия телефоннары - 074-, 3-16-13, 3-16-15

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев